Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урамда йөрүче этләрдән котылырбызмы?

«Урамнардан үтә торган түгел, этләр басты. Укучыларга мәктәпкә йөрергә дә куркыныч. Җитмәсә, йокы бирмичә, төне буе өреп чыгалар. Нишләп чара күрелми соң?» - дип ачындылар Мәләкәс авылы халык җыенында. Мәләкәстә генә түгел, күп авылларда күтәрелә бу проблема һәм ел саен диярлек кабатлана. Кешегә ташлану, төнлә йокларга бирмәү белән беррәттән, хуҗасыз...

«Урамнардан үтә торган түгел, этләр басты. Укучыларга мәктәпкә йөрергә дә куркыныч. Җитмәсә, йокы бирмичә, төне буе өреп чыгалар. Нишләп чара күрелми соң?» - дип ачындылар Мәләкәс авылы халык җыенында. Мәләкәстә генә түгел, күп авылларда күтәрелә бу проблема һәм ел саен диярлек кабатлана. Кешегә ташлану, төнлә йокларга бирмәү белән беррәттән, хуҗасыз этләрнең чир тарату куркынычы да бар бит әле. Урамда йөрүче этләрне юкка чыгару өчен бу торак пунктта якын көннәрдә ни дә булса эшләнәчәкме - шул сорауны Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Михаил Мифодеевка бирдек. «Авыл җирлегенең «Яр Чаллы коммуналь хуҗалыгы» белән килешүе бар. Узган ел бер мәртәбә алар авыл урамнарында йөрүче этләрне аулап киттеләр. Аннан соң тагын чакырдык, ләкин әле бүгенге көнгә кадәр килергә өлгерә алмадылар. Югыйсә, аванс белән акчасын да түләп куйган идек инде. Бер этне юкка чыгару якынча 600 сумга төшә. Шушы көннәрдә мин тагын әлеге оешма җитәкчесенә чыгачакмын, проблеманы игътибардан читкә җибәрмәячәкмен», - җип вәгъдә итте Михаил Васильевич. Сүз дә юк, елга бер генә килү бик аз инде ул. Авыл җирлеге башлыгы урамда хуҗасыз этләр белән бергә хуҗалылары да йөрүен әйтә. «Алар ихатада асралырга тиеш, урамга алып чыгасың икән, куркынычсызлык таләпләренең үтәлүе мәҗбүри. Шуңа күрә йорт хуҗалары да ваемсыз булмасыннар, күңелсез хәлләр китереп чыгармасыннар иде», - диде ул.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X