Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ункөнлек старт алды

Өлкәннәрне хөрмәтләү декадасы районда 30 сентябрьдә старт алды.

Бу көнне җирлекләрдәге инвалидлар һәм ветераннар советы рәисләре Яңа Бүләк авылына халык җырчысы Илһам Шакиров музеена экскурсиягә бардылар, «Илһам чишмәсе»ндә булдылар. Аннары 40 кешедән торган делегация Иске Абдулда Сәйдәшев исемендәге хуҗалык оештырган мул табын артында сыйланды. Иске Абдулның «Асылъяр» фольклор ансамбле һәм «Энергетик» мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Заман» ансамбле катнашында өлкәннәр өчен концерт оештырылган иде.
1 октябрьдә Яңа Бүләк авыл җирлегенә кергән Бай Бүләк, Иске Теләнче, Күктәк Мирсәет, Яңа Бүләк авылларында 55 елдан артык бергә гомер итүче 8 парны котлау һәм бүләкләү булды. Ярты гасырдан артык тату гаилә булып яшәүче парларга район хакимияте башлыгы исеменнән ЗАГС хезмәткәрләре котлау хаты һәм затлы бүләк тапшырдылар.
Өлкәннәрне хөрмәтләү һәр авыл җирлегендә, хезмәт коллективларында оештырыла. Фаил Камаев һәр җирдә чәй өстәле һәм бүләкләр булсын, диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев