Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укытучылар экскурсиягә барды

«Эссен Продакшн»да да булдылар, Түбән Суыксудагы яңа хоккей кортын да карадылар

Узган чәршәмбе көнне район мәгариф бүлеге белгечләре, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре Яр Чаллының Сидоровка поселогында урнашкан «Эссен Продакшн» җәмгыятендә булып, анда кондитер эшләнмәләре җитештерү эшен күреп кайттылар. Бу чара мәгариф хезмәткәрләрен сәнәгать предприятиеләренең эшчәнлеге белән таныштыру, мәгълүматны балаларга җиткереп, һөнәр сайлауда аларга юнәлеш бирү максатыннан оештырылды. Әлеге эчтәлекле һәм кызыклы экскурсиядән соң район педагоглары Түбән Суыксу авылының яңа хоккей кортын карадылар. Бозда спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен биредә барлык шартлар тудырылган, быел ун данә яңа хоккей формалары кайтарылган. Соңыннан укытучылар һәм тәрбиячеләр район башлыгы Васил Хаҗиев катнашында үткән еллык йомгаклау җыелышында булдылар. Киләсе елга эш планнарын билгеләгәндә тәрбия мәсьәләсендә эшне тагын да көчәйтүне, әти-әниләр белән эшне активлаштыруны беренче чиратка куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев