Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төзелештә травма алалар

Агымдагы елның биш аенда районда 124 бала туган, узган ел бу күрсәткеч 122 булган. 2018 елның беренче биш ае күрсәткечләре белән чагыштырганда, үлүчеләр саны да арткан.

Былтыр үлүчеләр саны 190 булса, быел шушы ук чорда 223 кешенең гомере өзелгән. Эшләмәүчеләр арасында үлемнең төп сәбәпләре – йөрәк-кан тамыры авырулары, онкология һәм травма алулар. Эшләүчеләр арасында исә үлем сәбәпләре арасында беренче урында – травма алу, агулану һәм башка бәхетсезлек очраклары, икенче һәм өченче урыннарда – йөрәк-тамыр авырулары һәм онкология. Район хакимиятендә үткән киңәшмәдә дә бу мәсьәләгә аерым игътибар ясалды. Травма алучылар аеруча төзелештә күп. Эш бирүчеләр кул астындагыларның куркынычсызлыгына җитди карасын, барлык таләпләр үтәлсен, дип кисәтте район башлыгы Фаил Камаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев