Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Суыксуда спорт мәйданчыгын да үз эченә алган ял паркы төзелә

Спорт мәйданчыклары төзү турындагы республика программасы кысаларында быел районга 4 млн 550 мең сум акча бүленә. Әлеге программа ярдәме белән бүген ике җирлектә - Түбән Суыксуда һәм Яңа поселогында шундый объектлар төзелә. ТР Инвестиция-төзелеш идарәсе мәгълүматларына караганда, быел республикада 163 спорт мәйданчыгы сафка басарга тиеш. Финанслау күләме - 396,6 млн...

Халыкның яшәү урынына якын территориядә спорт мәйданчыклары төзүгә һәр җирлек мохтаҗ. Программаны тормышка ашыру авыл халкын, андагы яшьләрне, балаларны физик яктан тәрбияләүне, сәламәтләндерүне, аларны төрле спорт уеннарына тартуны күздә тота. Түбән Суыксуда исә шулар өстенә халыкка культуралы ял итү урыны булдыру максатын да күз алдына куйганнар. Ягъни мәйданчыкны киңрәк итеп төзергә - спорт белән шөгыльләнү һәм ял итү паркы итәргә уйлаганнар. Төзелеш өчен программа кысаларында бүленгән 2 млн 275 мең сум акчага өстәп, эш күрсәткечләре буенча җирле үзидарәләр арасында үткәрелгән республика конкурсында откан 1 млн сум күләмендәге грант акчасын да кушканнар.

«Мәдәният йорты янындагы бу территориядә файдаланылмый торган иске генә ташландык бина тора иде. Бу урынны чистартып, тәртипкә китереп, халыкка ял итү урыны ясау идеясе күптәннән бар иде инде, - ди авыл җирлеге башлыгы Наис Сәйфетдинов. - Башта әлеге бинаны сүттек, территориядә үскән 70ләп төп агачны кистек, чистарттык, җирне тигезләү өчен балчык керттек. Булачак паркның планы ясалды һәм төзелеш эше башланды», - дип аңлатма биреп үтә ул.

Бүгенге көндә биредә шактый эшләр башкарылган инде. Паркка кергәч тә, каршы якта урнашкан футбол мәйданчыгының җирлеге эшләнгән, анда вак таш җәелгән. Шулай ук капкалар урнаштырылган, яктырту көйләнгән. Хәзер мәйданчыкка ясалма үлән җәясе, вак-төяк эшләрне тәмамлыйсы калган. Барлык материаллар кайтарылган инде, урнаштырасы гына калган. Июль аенда футбол кырын ясап бетерергә уйлыйлар төзүчеләр.

Парк шулай ук Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә куелган һәйкәлне дә үз эченә алган. Ул да быел, һәр җирлектәгечә, Җиңү бәйрәменә кадәр яңартылган булган.

Җирлек башлыгының әйтүенчә, парк территориясендә тагын уен элементлары белән балалар мәйданчыгы төзеләчәк, ачык һавада спорт тренажерлары куелачак. Шулай ук брусчаткадан сукмаклар ясау, утыргычлар кую планлаштырыла. Ә территория коймалар белән әйләндереп алыначак.

Парк авылның үзәгендә урнашкан. Балалар бакчасы да әлеге урыннан ерак түгел. Көндез эш вакыты булгангамы, без барганда парк янында авыл кешесе күзгә чалынмады, халыкның әлеге төзелешкә фикерен белү максатыннан нәкъ менә бакчада эшләүчеләргә мөрәҗәгать итәргә туры килде. «Якында булгач, төзелешнең ничек барганын без күзәтеп кенә торабыз инде, - дип сүз башладылар бакча мөдире Эльмира Мортазина, тәрбиячеләр Гөлмира Хәйретдинова һәм Лилия Шәйхетдинова. - Без барыбыз да спортны яратабыз, гаиләләребез дә шундый. Әнә, күптән түгел төзелгән хоккей мәйданчыгын гына карагыз: кышын бер дә кеше өзелеп тормады, кич җитсә, үзебез дә шунда чыктык. Рәхәт, әлбәттә. Безгә калса, бу парк та авылдашларны, күрше авылларда яшәүчеләрне үзләренә тартып торыр. Эш белән генә түгел, авылларда да халык культуралы ял итәргә тиештер бит инде». «Унбер яшьлек улыма футбол җене кагылган дисәң дә артык булмас. Моңа кадәр кайда нинди урын табалар, малайлар белән шунда уйнап йөрделәр. Менә хәзер бар уңайлыклары булган мәйданчык төзелә. Балаларыбыз күз алдында була. Ата-ана буларак, моңа ничек сөенмисең!» - ди Эльмира. Ике кечкенә кызын - Иделия белән Әдиләне иярткән Лилия исә балалары белән уен мәйданчыгына килү турында уйлый. «Гомумән, бакчага йөрүчеләр өчен генә түгел, кече яшьтәге балаларның барысы өчен дә кирәк мондый мәйданчык», - ди ул.

Әнә шулай итеп, кайчандыр ташландык хәлдә булган җирдә бүген тулы куәтенә парк төзелеше бара. Планлаштырылган эшләр вакытында тормышка ашса, тоткарлыклар килеп чыкмаса, август ахырына кадәр Түбән Суыксуда ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү урыны тулысынча әзер булып, авыл халкына файдалануга тапшырылыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзекләндерү ял паркы