Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тумышы белән Югары Байлардан, хәзер Швециядә яшәүче Гөлүзә Зиятдинова дуслары белән пәрәмәч-парти үткәргәннәр

Тумышы белән Тукай районының Югары Байлар авылыннан, хәзер Швециядә яшәүче Гөлүзә Зиятдинова туган ягында яшәүче якыннары, дуслары белән һәрчак тыгыз элемтәдә тора. Мөмкинлек булган саен, туган авылына кайтырга тырыша, әле кыш айларында гына анда тәмле өчпочмак-бәлешләр белән сыйланган. "Минем Хөршидә апам шундый оста!", диде ул "Якты юл" газетасы хәбәрчесенә. Фотода:...

Тумышы белән Тукай районының Югары Байлар авылыннан, хәзер Швециядә яшәүче Гөлүзә Зиятдинова туган ягында яшәүче якыннары, дуслары белән һәрчак тыгыз элемтәдә тора. Мөмкинлек булган саен, туган авылына кайтырга тырыша, әле кыш айларында гына анда тәмле өчпочмак-бәлешләр белән сыйланган. "Минем Хөршидә апам шундый оста!", диде ул "Якты юл" газетасы хәбәрчесенә.

Фотода: Гөлүзә ханымның апасы Хөршидә Шәмсемөхәммәтова Югары Байлар гына түгел, Тукай районында оста чәк-чәк пешерүче буларак танылган Гөлфирә Бариеваның чәк-чәген кисә

Бик еракта яшәсәдәр дә, ватандашларыбыз милли йолаларыбызны онытмый, милли ашларыбызны да әзерләргә җай таба. Күптән түгел алар Гөлүзә ханымның дусты Зифа Әюповаларда бергәләшеп пәрәмәч бәйрәме үткәргәннәр.

"Без кызлар, биредә җыелып, пәрәмәчләр пешереп сыйландык. Габдулла Тукайның "Бәйрәм бүген", "Сандугач" җырларын күмәкләп башкарып, шагыйрьнең 130 еллыгы уңаеннан оештырырга ниятләгән әдәби-музыкаль кичә өчен дә күнегүләр ясап, гапләшеп, бергә күңел ачтык", дип сөйләде Гөлүзә ханым . Әлеге "парти"( party), ягъни кичәдән фотоларны ул социаль челтәрдәге битенә урнаштырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев