Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлылар туу турында таныклыкны Чаллы бала тудыру йортында ала алачак

Яңа дөньяга килгән тукайлыларның әти-әниләренә чакыру кәгазьләре тарата башладылар. Анда яңа туган баланы вакытында теркәргә һәм Тукай районының гражданлык хәле турындагы актларны теркәү (ЗАГС) бүлегенә килергә кирәклеге турында әйтелгән. Шулай ук аларның һәркайсына бүләкләр әзерләнгән. Бу яңалык демографик ситуация белән бәйле. Ягъни, Тукай районында туучылар саны кими. Бугенге көндә саннар...

Яңа дөньяга килгән тукайлыларның әти-әниләренә чакыру кәгазьләре тарата башладылар. Анда яңа туган баланы вакытында теркәргә һәм Тукай районының гражданлык хәле турындагы актларны теркәү (ЗАГС) бүлегенә килергә кирәклеге турында әйтелгән. Шулай ук аларның һәркайсына бүләкләр әзерләнгән.

Бу яңалык демографик ситуация белән бәйле. Ягъни, Тукай районында туучылар саны кими. Бугенге көндә саннар куркыныч ук булмаса да, шөбһәгә сала. ТР Тукай районы гражданлык хәле актларын теркәү (ЗАГС) бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина хәбәр итүенчә, 2015 ел башыннан районда яңа туган 84 бала теркәлгән. Ә федераль миграция хезмәте идарәсенең Тукай районы территориаль пунктында 110 баланы "прописка"га керткәннәр.

Тукай районында яшәүче хатын-кызлар Яр Чаллы шәһәре хастаханәсендә бала тудыра, шуңа күрә яңа туган баланы теркәү дә , гадәттә, шунда башкарыла. Кайбер ата-аналар сабыйларның туу урынын Яр Чаллы шәһәре дип сайлый. Нәтиҗәдә, Тукай районы халкының саллы өлеше чынлыкта авылда яшәсә дә, шәһәргә "китә".

Шунысын да әйтергә кирәк, демографик күрсәткечләр район үсешен тасфирлауда мөһим роль уйный. Халык саны күбрәк булган саен, районда тормыш күрсәткечләрен яхшырту өлкәсендә дә күбрәк эш башкарыла.

Районда демографик хәлне яхшырту буенча максатчан эш алып барыла. Шул исәптән, Яр Чаллы шәһәренең «2 нче шәһәр хастаханәсе» муниципаль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесендә Тукай районының гражданлык хәле турындагы актларны теркәү (ЗАГС) бүлеге хезмәткәре өчен урын булдырылды. 2015 елның апрель аеннан яңа туган тукайлыларның әти-әниләре аңа туу турында танклык алу өчен мөрәҗәгать итә ала.

Фото http://mama.kirovchanka.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев