Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлылар Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан акчалата ярдәм алачак

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан районда яшәүче 911 кеше бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр алачак. Әлеге чара РФ Президенты Указы нигезендә башкарыла. Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, сугыш толлары, концлагерь һәм геттоларның элеккеге балигъ булмаган тоткыннары, Финляндия һәм Япония сугышында үлгән хәрбиләрнең толлары 7000 сум күләмендә...

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан районда яшәүче 911 кеше бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр алачак. Әлеге чара РФ Президенты Указы нигезендә башкарыла.

Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, сугыш толлары, концлагерь һәм геттоларның элеккеге балигъ булмаган тоткыннары, Финляндия һәм Япония сугышында үлгән хәрбиләрнең толлары 7000 сум күләмендә ярдәм алачак.
Нацист концлагерьларының, төрмә һәм геттоларының тылда алты айдан да ким эшләмәгән (СССРның вакытлыча оккупациягә алынган территорияләрендә эшләгән чорны исәпләмичә) элеккеге балигъ булган тоткыннарына, Бөек Ватан сугышы чорындагы фидакарь хезмәтләре өчен СССР орденнары яки медальләре белән бүләкләнүчеләргә 3000 сум күләмендә акча түләнәчәк.
Түләүләрне алу өчен гариза язарга кирәкми. Ул пенсия фонды органындагы документлар нигезендә башкарыла. Әлеге акчалар 2015 елның апрель-маенда түләнергә тиеш, дип хәбәр итә район буенча Пенсия фонды идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев