Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында 11 депутатлык мандатына 28 кандидат дәгъва кыла

Бүген, Бердәм сайлау көнендә Тукай районында 11 сайлау округында авыл җирлекләре депутатларын сайлау бара. Иртәнге 7.00 сәгатьтә барлык сайлау участоклары да үз эшен башлады. Сайлауга иң беренче килгән тукайлыларга бүләк тә каралган.

Бердәм сайлау көнендә бүген 2079 сайлаучы үз авыл җирлекләренең депутатларын сайлый. Иртәнге 10 сәгатькә Тукай районында 311 кеше тавыш бирде. Бу барлык сайлаучыларның 15 проценты, дип хәбәр итә территориаль сайлау комиссиясе. Депутатлык мандатына 28 кандидат дәгъва кыла. Ә сайлау алды кампаниясе барышында барлыгы 30 кешедән гариза кергән булган. Шуларның икесе, сайлауларда катнашудан үз теләкләре белән баш тарту турындагы гаризага нигезләнеп, сайлаулардан төшеп калды.

Мәләкәс авылының 2651 нче сайлау участогында барлыгы 211 сайлаучы. Участок ачылуга инде алты мәләкәсле гражданлык хокукларыннан файдаланды. Биредә сайлаучылар депутатлыкка үз кандидатураларын чыгарган Рөстәм Гәрәев, Фаил Камаев һәм Андрей Шабалин арасында үз авылы, аның халкы мәнфәгатьләрен кайгырта алырлык депутат сайлый.

Сайлау участогына иң беренче Людмила Адамова килде. «Мин үзем һәрвакыт сайлау комиссиясендә эшләдем. Бу мин бары тик сайлаучы гына буларак катнаша торган беренче сайлаулар», – ди Людмила Николаевна. Үзе дә мәдәният йорты хезмәткәре булганга, тавыш бирү бурычын үтәгәч тә әле китәргә ашыкмый ул. «Бәлки комиссиянең яшь белгечләренә киңәш кирәк булыр», – ди ул көлеп. Сайлау кампаниясендә катнашучы һәр хезмәткәр махсус укулар узды. Алар һәрберсе үз эшен башкару өчен әзер.

78 яшьлек Николай Евграпов исә әлеге сайлауларга үзе генә килгән. Хәләл җефетенең аяклары авырту сәбәпле, ул үз тавышын өйдә бирәчәк. «Мин шушы Мәләкәс авылында тудым, үстем, тормыш кордым, биредә гомер сөрәм. Шуңа күрә әле бер генә сайлауны да калдырганым юк. Алай гына да түгел, авылдагы һәр чарада катнашам, җырлыйм, биим, мәдәният хезмәткәрләреннән бер дә кимен куймыйм», – ди гомере буе игенчелектә хезмәт куйган Николай Федорович.

Кече Шилнә авыл җирлегендә исә биш сайлау участогында тавыш бирү бара. 2647нче сайлау участогында барлыгы 485 сайлаучы теркәлгән. Шуларның алтысы – әле яңа гына 18 яшьләрен тутырып, сайлауларда беренче мәртәбә катнашучы егет-кызлар. Аларга бүген махсус бүләк тә әзерләнгән. Ә район күләмендә барлыгы 27 яшүсмер бүген беренче тапкыр кулларына сайлау бюллетене алып, үз авыл җирлеге сәясәтенең мөһим вакыйгасында катнашачак.

Исегезгә төшерәбез, өстәмә сайлаулар районда Комсомол, Мәләкәс, Түбән Суыксу, Иске Дөреш, Бәтке, Калмия һәм Кече Шилнә авыл җирлекләрендә бара. Сайлау участоклары кичке 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлау Тукай районы