"Якты юл" газетасы - Тукай районы
Бүген, Бердәм сайлау көнендә, Тукай районында җирле үзидарә органнарына депутатлар сайланды. Төгәл 20.00 сәгатьтә барлык сайлау участоклары да ябылды.
Районның авыл җирлекләрендә Республика көненә багышлап 50гә якын чара узды. «Республика йөрәкләрдә» дип аталган районкүләм бәйрәм Яңа поселогының Мәхәббәт паркында үткәрелде. Программа үзенчәлекле һәм төрле чараларга бай итеп төзелгән иде.
Бүген, Бердәм сайлау көнендә Тукай районында 11 сайлау округында авыл җирлекләре депутатларын сайлау бара. Иртәнге 7.00 сәгатьтә барлык сайлау участоклары да үз эшен башлады. Сайлауга иң беренче килгән тукайлыларга бүләк тә каралган.
0