Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа поселогы бар районны Республика көненә җыйды

Районның авыл җирлекләрендә Республика көненә багышлап 50гә якын чара узды. «Республика йөрәкләрдә» дип аталган районкүләм бәйрәм Яңа поселогының Мәхәббәт паркында үткәрелде. Программа үзенчәлекле һәм төрле чараларга бай итеп төзелгән иде.

Яңа поселогы мәдәният йорты директоры Айгөл Габдрахманова сүзләренчә, быел Республика көне поселокта шундый зур масштабта, 11 сәгатьлек программа белән беренче тапкыр уздырылды. Бәйрәм район үзәк китапханәсе, мәктәптән тыш эшләр үзәге, яшьләр белән эшләү, гражданлык хәле актларын теркәү һәм мәдәният бүлекләре тарафыннан оештырылды.
Чара иртәнге сәгать 10да башланды. Аны «Туган җиремнән китмә» дигән җыр белән Иске Абдул авылыннан «Асылъяр» фольклор ансамбле ачып җибәрде. Поселокка ул көнне күрше-тирә авыл халкы җыелган, Яр Чаллы, Алабуга, Минзәлә, Казан һәм Башкортстаннан килгән кунаклар да байтак иде. Шулай ук район хакимиятендә эшләүчеләр дә ул көнне биредә булды.
Килгән кунакларны Республика көне белән район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев һәм Пенсия фондының ТР бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Горюнова котлады.
– Республика тарихындагы вакыйгаларны биредәге күп райондашлар үзләре кичергән. Татарстан регионнар арасында лидер булып тора. Ә бүген – Республика көне, тантаналы бәйрәм. Чара матур оештырылган, Мәхәббәт паркы матур итеп бизәлгән. Районның үзәге юк, шуңа күрә без һәр ел саен мондый бәйрәмнәрне паркларда үткәрәчәкбез. Бүгенге көндә дә районда шушындый заманча парклар төзелү дәвам итә, – диде үз чыгышында Фаил Камаев. Шулай ук республика тарафыннан районга зур ярдәм күрсәтелүен дә билгеләп үтте ул. 
– Бүгенге көндә социаль объектлар, парклар төзелешенә һәм ремонтына республика һәм президент булышлыгы белән 800 миллион сумга якын өстәмә акча бүленә, – диде үз чыгышында Фаил Мисбахович, Тукай районының икътисади яктан үсештә икәнен ассызыклап.
– Без Республика көнен бәйрәм иткәндә басуларда урып-җыю эшләре бара. Игеннәрне җыю өчен һава торышы уңай тора. Нәтиҗәләрне урак тәмамланганнан соң гына ясап була, шулай да әлегә без уңышлылык буенча лидерлар рәтендә – бишенче урында. Алга таба да алдынгы позицияләрдә калырбыз дип ышанам, – диде җитәкче.
Сәхнә түренә районның яшүсмер егет-кызлары чакырылды. Тантаналы рәвештә Фаил Камаев Елена Горюнова белән берлектә аларга гражданлыкны раслаучы мөһим документ – паспорт тапшырды. Аннары поселок мәктәбенең беренче сыйныфына баручы биш укучыга «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында ТР Пенсия фонды бүләге – канцтоварлар тутырылган портфельләр тапшырылды.
Бәйрәмне авыл җирлекләреннән килгән үзешчән артистлар һәм татар эстрадасының популяр җырчылары Гөлназ Сираева, Руслан Кираметдинов, Фәрит Низамиев, Илгәрәй, Илмира Нәгыймова дәвам иттеләр. 
Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге оештырган парадта гүзәл кәләшләр чыгыш ясады. Тагын бер үзенчәлекле бәйгедә – сабыйларны үрмәләтүдә 2 бала катнашып, җиңүчесе 9 айлык Эмиль булды.
– Бүген Республика көне генә түгел, ә бәйрәмгә килгән һәркемнең туган көне кебек тоела. Мондый күркәм чара безне барыбызны да берләштерә, – диде гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина.
Яшүсмерләр һәм балалар өчен оештырылган махсус территориядә милли орнаментлы кул эшләнмәләре ясау буенча мастер-класслар үткәрелде. Анда мәктәп укучылары катнашты. Башваткыч конкурсларында балаларга Пушкин әкиятләре буенча төзелгән кызыклы сорауларга җавап бирергә туры килде. Спорт ярышларында актив катнашучылар да бу көнне балалар булды. 
Бәйрәмнең тагын бер үзәнчәлеге – кайнатма-шоу үткәрелде. Монда карлыган, алма, абрикос, слива, виктория, җир җиләге, миләш, шомырт кайнатмаларына дегустация уздырдылар.
– Әйдәгез, коймак белән чәй эчегез, – дип дәшеп тордылар кунакларны оештыручылар.
Бәйрәм Яр Чаллы кавер-төркеменең «Например» чыгышыннан соң кичке салют белән сәгать 9да тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев