Кнәз авыл җирлегенең «Задоринки» балалар фольклор коллективы «Каравон» дип исемләнгән XXV Бөтенроссия рус фольклор фестивалендә катнашып кайтты. Фестиваль елдагыча Лаеш районы Никольское авылында үткәрелде. «Задоринки» коллективы рус халык сынамышларын, «Здорово, здорово, у ворот Егорова», «Земляничка ягодка» дигән рус халык җырларын фестивальнең өч концерт мәйданчыгында да башкардылар. Соңыннан коллектив һәм аларның...
Кнәз авыл җирлегенең «Задоринки» балалар фольклор коллективы «Каравон» дип исемләнгән XXV Бөтенроссия рус фольклор фестивалендә катнашып кайтты. Фестиваль елдагыча Лаеш районы Никольское авылында үткәрелде. «Задоринки» коллективы рус халык сынамышларын, «Здорово, здорово, у ворот Егорова», «Земляничка ягодка» дигән рус халык җырларын фестивальнең өч концерт мәйданчыгында да башкардылар. Соңыннан коллектив һәм аларның җитәкчеләре Каравон тарихи музейга экскурсия дә кылдылар. «Задоринки» балаларының һәрберсенә дә «Каравон» XXV Бөтенроссия рус фольклор фестивале дипломнары тапшырылды, дип хәбәр итә безгә Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
Нет комментариев