Яңалыклар

Тукай районында малайлар күбрәк туган

Узган февраль аенда Тукай районында 28 бала туган, дип хәбәр итә муниципаль район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге. Малайлар бу юлы күбрәк туган - 15 сабый, кызлар исә - 13. Гыйнвар аенда барлыгы 25 бала туган иде. Февраль аенда популяр исемнәр - Марсель, Рамазан, Азалия, Розалина, Амелия, Ясминә. Чагыштыру өчен гыйнвар...

Узган февраль аенда Тукай районында 28 бала туган, дип хәбәр итә муниципаль район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге. Малайлар бу юлы күбрәк туган - 15 сабый, кызлар исә - 13. Гыйнвар аенда барлыгы 25 бала туган иде.

Февраль аенда популяр исемнәр - Марсель, Рамазан, Азалия, Розалина, Амелия, Ясминә. Чагыштыру өчен гыйнвар аеның популяр исемнәрен дә китерәбез: Марсель, Рамазан, Азалия, Амелия, Розалина, Ясминә.

Ә сирәк исемнәрдән февраль аенда тукайлылар үзләренең яңа туган нарасыйларына Ирнест, Эмилия, Язгөлем дип исем кушканнар.

Февраль аенда Тукай районы гаилә хәле актларын теркәү бүлегендә 5 пар үзләренең никахларын рәсмиләштергән.


Нет комментариев