Тукай районында бассейн төзеләчәк
140 млн сумлык әлеге проект Круглое Поле поселогында гамәлгә ашырылачак. Объектка август ахырында нигез салыначак. Республикада быел гына эшли башлаган бу программага 8 муниципаль район кертелгән, шуларның берсе - Тукай районы. Объект Круглое Поленың ял паркы янындагы мәйданында урнашачак. Проект буенча, биредә өлкәннәр өчен 25кә 8,5 метр һәм балалар өчен...
140 млн сумлык әлеге проект Круглое Поле поселогында гамәлгә ашырылачак. Объектка август ахырында нигез салыначак. Республикада быел гына эшли башлаган бу программага 8 муниципаль район кертелгән, шуларның берсе - Тукай районы. Объект Круглое Поленың ял паркы янындагы мәйданында урнашачак. Проект буенча, биредә өлкәннәр өчен 25кә 8,5 метр һәм балалар өчен 10га 6 метр зурлыктагы аерым йөзү ванналары куелачак, һәрберсендә душ кабиналары, өлкәннәр өчен 20шәр урынлык ике чишенү-киенү бүлмәсе, балалар өчен 9ар урынлык шундый бүлмәләр, инвалидлар өчен универсаль кабиналар төзү каралган. Бассейнда дежур шәфкать туташы эшләячәк. Объектны куллануга тапшыру 2018 елның мартына планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев