Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы Яңа поселогында “Әнием киңәшләре” исемле кичә узды

24 нче июль көнне Әҗмәкәй авыл җирлеге Яңа поселогы мәдәният йортында "Әнием киңәшләре"исеме астында гаилә һәм бала тәрбияләү темасына багышланган әдәби - музыкаль кичә очрашу үтте. Кичәгә районның "Бердәм Россия" сәяси партиясе оешмасы секретаре Роза Абдельманова, район культура, мәгариф бүлеге белгечләре, район хастаханәсеннән балалар табибәсе килде. Әҗмәкәй авыл җирлеге татар...

24 нче июль көнне Әҗмәкәй авыл җирлеге Яңа поселогы мәдәният йортында "Әнием киңәшләре"исеме астында гаилә һәм бала тәрбияләү темасына багышланган әдәби - музыкаль кичә очрашу үтте. Кичәгә районның "Бердәм Россия" сәяси партиясе оешмасы секретаре Роза Абдельманова, район культура, мәгариф бүлеге белгечләре, район хастаханәсеннән балалар табибәсе килде. Әҗмәкәй авыл җирлеге татар хатын-кызлары "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәзидә Мәүҗитова һәм оешма әгъзалары, акъәбиләр, дәү әниләр, яшь балалы, күп балалы герой әниләр, әни булу бәхетенең кадерен белмәгән аналар, тәртибе буенча район балалар һәм яшүсмерләр бүлегендә исәптә торучы кызлар(кызганычка каршы, соңгы ике категория килмәделәр) чакырылган иде.

Арада иң кадерле кунак - 2015 нче елның 10 июлендә туган Рамазан Нуретдинов, үзенең гаиләсе - әти-әнисе, 2 апасы, 2 әбисе белән булды. Рамазанга тантаналы рәвештә беренче документы - туу турында таныклык тапшырылды. Гаиләне җирлек башлыгы Марат Габделхәй улы котлады, кыйммәтле бүләк тапшырды. Һәр чыгыш ясаучы, бәхетле гаиләне малайлары туу шатлыгы белән котлап, аларга тигез канатлы булып яшәүләрен, инсафлы - тәүфикъле балалар үстерүләрен теләп, үзләренең истәлекле бүләкләрен бирделәр.

Кичә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Нурия Абдуллина башкаруындагы бишек җыры белән башланып китте һәм бала тәрбияләүгә, ир белән хатын, килен белән каенана мөнәсәбәтләренә багышланган шигырь һәм җырлар белән үрелеп барды. Кичәдә катнашкан һәм безне матур җырлары белән куандырган Чулпан Фазылҗановага, Кадрия Госмановага, авылның хөрмәтле ханымнары: тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашкан Әкълимә Касыймовага, 5 ир-егет үстергән Анастасия Семенова һәм Рәзинә Ибрагимовага, онык һәм оныкчыклар тәрбияләүче Гөлчәчәк Ибрагимовага, мәктәпнең тәрбия буенча директор урынбасары Рания Зульфатовнага, 3 кыз бала тәрбияләп олы тормыш юлына озаткан Рәмзия Нәҗметдиновага, авыл җирлегенә депутатлыкка кандидат Гүзәлиягә Попова эчтәлекле чыгышлары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Очрашуны җылы мохиттә, мәгънәле, тәрбияви шигырьләр белән матур итеп, культура йорты директоры Сәрия Ахсанова алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев