Тукай районы "Татарстан" поселогында яшәүче Мария Федотовага 100 яшь тулды
"Татарстан" совхоз поселогында яшәүче Мария Федотованың 100 яше тулды. Паспортына туган көне 8 февраль дип язылса да, чынлыкта 26 гыйнварда туганмын, ди Мария Владимировна. Әбекәйгә күз тимәсен, бүгенгәчә үз аягында, үз көчендә. Үзен гомер бәйрәме белән котларга килгән район башлыгы Васил Хаҗиевны үзләре яшәгән фатирның түр бүлмәсендә, аягүрә басып каршы...
"Татарстан" совхоз поселогында яшәүче Мария Федотованың 100 яше тулды. Паспортына туган көне 8 февраль дип язылса да, чынлыкта 26 гыйнварда туганмын, ди Мария Владимировна. Әбекәйгә күз тимәсен, бүгенгәчә үз аягында, үз көчендә. Үзен гомер бәйрәме белән котларга килгән район башлыгы Васил Хаҗиевны үзләре яшәгән фатирның түр бүлмәсендә, аягүрә басып каршы алды. Кул биреп сәламләшкәннән соң, Васил Гариф улы сугыш елларында тыл тоткан, ялгызы илгә-көнгә лаеклы уллар тәрбияләп үстергән ветеранга рәхмәтләрен әйтеп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннехановның тәбрикләү сүзләрен укып үтте. "Авыр сугыш елларында тылдагы фидакарьлегегез, намуслы хезмәтегез өчен рәхмәтебезне белдерәбез" , диелә анда. Әйе, тылда итәк тулы бала белән калган, ирләренең сугышта үлүе турында кайгылы хәбәр алган япь-яшь хатыннарның иңнәренә нык бәдәнле ирләр дә күтәрә алмаслык авыр йөк төшә. Мария Владимировнага да ялгызы балаларын күтәрү белән беррәттән, күмәк хуҗалыкта нинди эшкә кушсалар - шуңа тотынырга, таң атканнан караңгыгы төнгә кадәр кырда урырга, бәрәңге казырга, фермада маллар карарга, кар көрәргә туры килә. "Ерак араларга да, әйтик, Чаллыга кадәр җәяү бара, кайта идек, ашарга җитми, еш кына үләннәр салып, итсез шулпа пешерә идек",- дип, хәтирә йомгагын сүтә ветеран. Бүгенге көндә куәтле техника башкарган эшләрне, ул ач-ялангач елларны нәфис хатын-кызларның кул хезмәте җиңеп чыккан. "Менә шул тырышлык, фидакарьлек, эш сөюем, авыр чорларның чыныктыруы - минем озак яшәвемнең сере дә инде",- ди гасыр яшьтәше Мария Федотова. Хәзерге көндә ул улы Михаил Петрович һәм килене Евдокия Николаевна тәрбиясендә, кадер-хөрмәт күреп, балалары,оныкларының уңышларына сөенеп, акыллы киңәшләрен биреп яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев