Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы имам-мөхтәсибе Төркиянең дин галиме үткәргән семинарда катнашты

Төркиянең танылган вәгазьчесе, Фикых буенча ислам галимнәре советы әгъзасы Фатих Календер Татарстан имам-мөхтәсибләре өчен семинар уздырды. Анда Тукай районының имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов та катнашты. Семинарны ТР МДН оештырган . Фатих Календер исламда гаилә мәсьәләләренә кагылышлы хокукларны аңлату өчен махсус чакырылган. ТР МДН мәгьлүмат үзәге хәбәр итүенчә, имамнар Төркия дин...

Төркиянең танылган вәгазьчесе, Фикых буенча ислам галимнәре советы әгъзасы Фатих Календер Татарстан имам-мөхтәсибләре өчен семинар уздырды. Анда Тукай районының имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов та катнашты. Семинарны ТР МДН оештырган . Фатих Календер исламда гаилә мәсьәләләренә кагылышлы хокукларны аңлату өчен махсус чакырылган.

ТР МДН мәгьлүмат үзәге хәбәр итүенчә, имамнар Төркия дин галимен тыңлагач, аңа күп сандагы сорауларын биргән. Сораулар никах, талак хакында да булган. Төркия кунагы никах уку шартлары турында җентекләп сөйләп, төрле фикер каршылыгы тудырган кайбер кануннарны аңлаткан.

Семинардагы мәгьлүматләргә нигезләнеп, киләчәктә Җәүдәт хәзрәт Харрасов Тукай районындагы 54 мәчетнең имамнарына дәрес бирергә ниятли.

Фатих Календерның Татарстанга өченче мәртәбә килүе һәм аны республика мөселманнарының кунакчыллыгы сокландырган. Дин галиме мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга үзенең рәхмәтләрен җиткерде. Алга таба да Татарстан һәм Төркия галимнәре арасында хезмәттәшлек дәвам итүенә ышанычын белдергән.

фото http://dumrt.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев