«Иң истә калган Яңа елым Казанда Авыл хуҗалыгы институтында укыган чорымда булды. Хәтерем ялгышмаса, 1979ны каршылаган ел. 31 декабрьдә консультациягә барасы. Урамда 50 градуслы салкын. Троллейбуслар туктагач кузгалып китә алмыйлар. Без бер төркем студент егетләр тукталыш саен төшеп, троллейбусны этеп җибәрәбез. Тагын 1985нче Яңа ел алды бик истә калды. Елның...
«Иң истә калган Яңа елым Казанда Авыл хуҗалыгы институтында укыган чорымда булды. Хәтерем ялгышмаса, 1979ны каршылаган ел. 31 декабрьдә консультациягә барасы. Урамда 50 градуслы салкын. Троллейбуслар туктагач кузгалып китә алмыйлар. Без бер төркем студент егетләр тукталыш саен төшеп, троллейбусны этеп җибәрәбез. Тагын 1985нче Яңа ел алды бик истә калды. Елның иң кыска көне, иң озын төнендә - 22 декабрьдә хатыным Рәзинә белән өйләнештек. Ул вакытта Сосноворский совхозында механик булып эшли идем. Яңа елны каршылауга, 2 гыйнварда, Новотроицкое совхозына инженер итеп билгелибез, дип чакырдылар. Менә шулай, матур гына ял иткәндә эшкә чыгып киттем.
Яңа ел ул гаилә бәйрәме, иң матур йолаларыбызның берсе. Мин киләсе елның һәр гаиләгә шатлык китерүен, имин, ипекәйле, мул табынлы булуын телим».
Нет комментариев