Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Суыксу авылының мәдәният йорты ремонтланачак

Быел Түбән Суыксу авылы мәдәният йорты бинасының эче төзекләндереләчәк. Ремонт эшләре февраль ахырлары, март башларында башланыр дип көтелә. Бу шатлыклы хәбәрне авылдашларына җыенда җирлек башлыгы Наис Сәйфетдинов җиткерде. Әлеге максатка республика программасы буенча бюджеттан 4,4 млн сум акча бүленгән. Бу акчага тамаша залының түшәм-идәннәре, стеналары, сәхнә өлеше яңартылачак, залга яңа...

Быел Түбән Суыксу авылы мәдәният йорты бинасының эче төзекләндереләчәк. Ремонт эшләре февраль ахырлары, март башларында башланыр дип көтелә. Бу шатлыклы хәбәрне авылдашларына җыенда җирлек башлыгы Наис Сәйфетдинов җиткерде. Әлеге максатка республика программасы буенча бюджеттан 4,4 млн сум акча бүленгән. Бу акчага тамаша залының түшәм-идәннәре, стеналары, сәхнә өлеше яңартылачак, залга яңа урындыклар куелачак. Алары инде сатып алынган, ремонттан соң урнаштырасы гына кала. Шулай ук бина эчендә җылылык торбалары, электр үткәргечләр алыштырылачак.

Мәдәният йорты бинасының тышкы өлешен төзекләндерү узган ел ук башланган булган. Керү юллары, машина кую урыннары ремонтланган, коймалар куелган, баскыч, ишекләр яңартылган, барлык тәрәзәләр пластикка алыштырылган. Бу эшкә авыл җирлеге бюджетыннан 728 мең сум акча тотылган.
Түбән Суыксу авылының мәдәният йорты бинасы 1976 елда төзелгән булган. Аңа бүгенгә кадәр бер мәртәбә дә капиталь ремонт ясалмаган булмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев