«Әти-әниеңне һәм якыннарыңны яздыр» акциясенә район җитәкчеләре дә кушылды
Республикада «Әти-әниеңне һәм якыннарыңны яздыр» акциясе дәвам итә. Социаль челтәрләрдә ул #Әти-әниеңнеяздыр #Якыннарыңныяздыр хэштеглары белән бара. Әлеге акциягә Тукай муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев та кушылды. Ул «Якты юл» газетасына физик мөмкинлекләре чикле булган балаларны, ветераннарны яздырды. Әлеге акциядән район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров һәм Башкарма комитет житәкчесе Рәсим Асылгәрәев...
Республикада «Әти-әниеңне һәм якыннарыңны яздыр» акциясе дәвам итә. Социаль челтәрләрдә ул #Әти-әниеңнеяздыр #Якыннарыңныяздыр хэштеглары белән бара. Әлеге акциягә Тукай муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев та кушылды. Ул «Якты юл» газетасына физик мөмкинлекләре чикле булган балаларны, ветераннарны яздырды. Әлеге акциядән район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров һәм Башкарма комитет житәкчесе Рәсим Асылгәрәев та читтә калмады. Алар «Якты юл» газетасына якыннарын гына яздырып калмады, райондашлары исеменә подписка рәсмиләштереп, аларга да бүләк ясады. Мәрхәмәтле, киң күңелле булулары өчен Васил Гариф улына, Рөстәм Илдус улына һәм Рәсим Вәсим улына зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Сез дә әлеге акциягә кушыла аласыз. Якыннарыгызны, туганнарыгызны районыбызның бердәнбер мәгълүмат чарасы - «Якты юл» («Светлый путь») газеталарына яздырырга онытмагыз! Киләсе яртыеелыкта да бергә булыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев