Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләнче Тамак тернәкләндерү мәктәбе 500 мең сумлык сертификатка ия булды

Күптән түгел «2015-2016 уку елына махсус тернәкләндерү учреждениеләренең, балалар йортларының иң яхшы әзерлеге» республика смотр-конкурсы нәтиҗәләре буенча Теләнче Тамак авылы тернәкләндерү мәктәбе җиңүче дипломы һәм 500 мең сум күләмендәге сертификат белән бүләкләнде.

- Беренчедән, без смотр-конкурсның зона этабында катнашып, җиде район арасында I дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләндек. Ә республика арасында III дәрәҗәдәге дипломга ия булдык һәм 500 меңлек сертификат оттык. Былтыр зонада өченче урын гына алган идек. Әлбәттә, бик сөендек, - дип сөйләде безгә Теләнче Тамак тернәкләндерү мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рәмзия Фәхретдинова.

Конкурсның жюри әгъзалары бәйгедә катнашучыларга бәя биргәндә, мәктәп яны территориясенең нинди хәлдә булуына, биналарның санитар халәтенә, фасадның торышына игътибар иттеләр. Шулай ук күпсанлы критерийлар буенча спорт залларын карап чыктылар, укучыларның хезмәт куркынычсызлыгы шартларына, белем бирү учреждениесендә дәүләт символикалары булу-булмауга һәм башка бик күп нәрсәгә әһәмият бирделәр. Менә шул тикшерү нәтиҗәләре буенча тернәкләндерү мәктәбе иң үрнәк мәктәпләрнең берсе дип танылды.

- Әлеге җиңү бөтен коллективыбызның осталыгы, тырышлыгы нәтиҗәсе. Бездә эшләүче егерме өч педагогның, егерме җиде мәктәп хезмәткәрләренең һәркайсы әлеге нәтиҗәгә ирешү өчен үзен кызганмады, бар осталыгын, тырышлыгын, вакытын шуңа багышлады. Бүләк ителгән акчаны исә балалар мәйданчыгын төзүгә, мәктәп коймаларын ныгытуга һәм азык-төлек складын төзекләндерүгә тотарга ниятлибез, - дип хәбәр итте мәктәп директоры Наил Вәлиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев