Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Техниканың әзерлеген киләсе атнада комиссия тикшерәчәк

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрнең язгы кыр эшләренә вакытында әзерлеген тәэмин итү максатыннан, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерү турында»гы боерыгы чыкты. Безнең районда әлеге тикшерүне үткәрү 7-8 апрельгә билгеләнгән. Әлеге чара алдыннан, сишәмбе көнне, район башлыгы һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре эшче төркем...

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрнең язгы кыр эшләренә вакытында әзерлеген тәэмин итү максатыннан, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерү турында»гы боерыгы чыкты. Безнең районда әлеге тикшерүне үткәрү 7-8 апрельгә билгеләнгән. Әлеге чара алдыннан, сишәмбе көнне, район башлыгы һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре эшче төркем составында берничә хуҗалыкта булып кайттылар. Тырма, чәчкеч, культиватор, катоклау агрегатларының якынча әзерлеген бәяләделәр. Эш барышында «Гигант», «Кама-Бекон», «Ярыш», «Алмаз» хуҗалыкларында әзерлекнең яхшы булуы күренде. Кимчелекләр булганда, урында ук кисәтүләр дә ясалды, киңәшләр бирелде. Гомумән алганда, хуҗалыклар техника, орлык, ашлама әзерләү эшен план буенча алып баралар, дип хәбәр итте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев