Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Таулыкта ап-ак карлы яңа ел

Әле кайчан гына без зур хыяллар, олы максатлар белән 2014 елны каршы алган идек. Менә бу елыбыз да үзенең шатлык-куанычлары, борчу-мәшәкатьләре белән үтеп китте. Таулык авылы халкы аны үзенең тырыш хезмәте, түзем, сабыр холкы, бер-берсенә карата ихтирам-хөрмәте белән уздырды. Яңа ел бары тик шатлык, бәхет, куанычлар, илгә иминлек кенә алып...

2014 ел да авылыбыз халкы өчен бик үзенчәлекле булып тарихка кереп калды. Халыкның бердәнбер аралашу урыны булган авыл клубы, ут, җылылык өчен түләргә акча булмау сәбәпле, кышкы сезонга ябылган иде. Шуңа күрә без Яңа ел бәйрәмен зурлап урамда үткәрергә уйладык. Бер яманның - бер яхшысы, дигәндәй, бу искиткеч матур бәйрәм булды! Һава торышы да безгә теләктәшлек белдергәндәй, бик матур, ап-ак карлы, җилсез, тыныч кич бүләк итте. Бәйрәм җыр-биюләр, котлаулар, хәрәкәтле уеннар белән үрелеп барды. Кыш бабай, Кар кызы, Яңа ел, әкият геройлары чыгышлары бәйрәмебезне тагын да ямьләндерде. Авылыбыз халкы рәхәтләнеп ял итте, уеннарда, җыр-биюләрдә олысы да, кечесе дә актив катнашты, һәркем Кыш бабайга үз һөнәрен күрсәтеп калырга ашыкты, урамда пешеп торган кайнар коймак, тәмле чәй белән сыйланды. Ә соңыннан быелгы Кәҗә елы авылыбызның һәр кешесенә, һәр гаиләгә сөенеч-куанычларга бай тыныч көннәр, сәламәтлек кенә алып килсен дигән теләкләр белән бәйрәм салюты яңгырады, дип хәбәр итте Таулык авылыннан Энҗе Гыймазетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев