Яңалыклар

"Татмедиа" агентлыгы журналистлар өчен “Многоликая Россия" бәйгесен игълан итте

Катнашучыларның анкета-гаризалары һәм конкурс эшләре 1 августка кадәр кабул ителә. Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы журналистлар өчен "Многоликая Россия" бәйгесен игълан итте. Әлеге һөнәри бәйгедә теле-, радио-, интернет-басмалар, шулай ук басма һәм профильле балалар өчен булган ММЧ вәкилләре катнаша ала. Катнашучыларның анкета-гаризалары һәм конкурс эшләре 1 августка кадәр...

Катнашучыларның анкета-гаризалары һәм конкурс эшләре 1 августка кадәр кабул ителә.

Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы журналистлар өчен "Многоликая Россия" бәйгесен игълан итте. Әлеге һөнәри бәйгедә теле-, радио-, интернет-басмалар, шулай ук басма һәм профильле балалар өчен булган ММЧ вәкилләре катнаша ала.

Катнашучыларның анкета-гаризалары һәм конкурс эшләре 1 августка кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Декабристлар ур., 2 йорт, 6 кат, 7 кабинет, гамәви мәгълүмат чаралары бүлеге. E-mail: mnogolikaya2017@mail.ru. Өстәмә белешмәне 8 (843) 570-31-12 телефоны буенча алырга була.

Конкурс җиде номинациядә уздырыла:
• "Телесюжетлар циклы";
• "Телепроект (документаль фильм, телепрограммалар циклы)";
• "Радиотапшырулар (репортажлар) циклы";
• "Басма матбугатта язмалар циклы";
• "Интернет-ММЧ материаллар циклы";
• "ММЧ балалар-яшүсмерләр өчен мәгърифәтчелек проектлары";
• "Гран-при".

Ярыш Россия халыкларының тормышын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, милләтләрнең мәдәни үсеше һәм халыкларның үзара багланышларын күрсәткән иң әһәмиятле һәм талантлы журналист эшләрен ачыклау максатыннан үткәрелә.

Бәйгенең положениесы белән биредә танышырга мөмкин.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев