Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда һәр мал хуҗасына искәртү-кисәтү кәгазьләре таратыла

Әлеге белешмәлекләрдә хайваннарда төп йогышлы авыруларның билгеләре һәм саклану чаралары язылган. Республиканың мал тотучы шәхси хуҗалыкларына Татарстан Президенты һәм авыл хуҗалыгы министры карары нигезендә, вакцинанация процедуралары белән бергә, махсус кисәтү-искәртү белешмәлеге таратыла. Бу хакта бүген "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында билгеле булды. "Әлеге кәгазьләр хуҗаларга имза куйдырып бирелә. Анда төп йогышлы...

Әлеге белешмәлекләрдә хайваннарда төп йогышлы авыруларның билгеләре һәм саклану чаралары язылган.

Республиканың мал тотучы шәхси хуҗалыкларына Татарстан Президенты һәм авыл хуҗалыгы министры карары нигезендә, вакцинанация процедуралары белән бергә, махсус кисәтү-искәртү белешмәлеге таратыла. Бу хакта бүген "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында билгеле булды.

"Әлеге кәгазьләр хуҗаларга имза куйдырып бирелә. Анда төп йогышлы авырулар - себер язвасы, бруцеллез, нодуляр дерматит, дуңгызлардагы Африка чумасы, кош гриппы кебек авыруларның билгеләре һәм саклык чаралары язылган", - диде ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең эпизоотиягә каршы эшләр бүлеге башлыгы Александр Козлов.

Аның сүзләренчә, һәр мал хуҗасы үз малы өчен үзе җавап бирергә, җаваплылык тоярга тиеш.

"Малда теге яки бу үзгәрешләр күзәтелсә (малның егылуы, вакытыннан алда бозавы төшү яки терлекнең үзен гайре табигый тотуы) ул бу хакта мал табибына бер тәүлек эчендә хәбәр итәргә тиеш", - ди бүлек башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев