Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы башлыгы карары

16 ноябрь, 2015 ел, Яр Чаллы, №95 Тукай муниципаль районының 2016 елга бюджет проекты буенча җәмәгать тыңлаулары уздыру турында Тукай муниципаль районында яшәүчеләрнең «2016 елга Тукай муниципаль районы бюджеты турында»гы карар проекты буенча фикер алышуда катнашу хокукларын саклау максатында һәм җәмәгать тыңлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турындагы Положение нигезендә, карар...

16 ноябрь, 2015 ел, Яр Чаллы, №95

Тукай муниципаль районының 2016 елга бюджет проекты буенча җәмәгать тыңлаулары уздыру турында

Тукай муниципаль районында яшәүчеләрнең «2016 елга Тукай муниципаль районы бюджеты турында»гы карар проекты буенча фикер алышуда катнашу хокукларын саклау максатында һәм җәмәгать тыңлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турындагы Положение нигезендә,

карар бирәм:

1. Район Советының «Якты юл» («Светлый путь») газетасының 13 ноябрь, №83 (5806) санында басылган «2016 елга Тукай муниципаль районы бюджеты турында»гы карар проекты буенча җәмәгать тыңлаулары үткәрергә.

2. Әлеге карарны 18 ноябрьдән дә соңга калмыйча «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырырга.

3. Билгеләргә:

3.1. җәмәгать тыңлаулары вакытын - 2015 елның 30 ноябренә 10.00 сәгатькә;

3.2. үткәрү срогын - 1 көн;

3.3. үткәрү урынын - Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46нчы йорт (Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты бинасы, утырышлар залы);

3.4. фикер алыша торган мәсьәлә буенча тәкъдимнәр һәм искәрмәләрне җәмәгать тыңлаулары вакытында чыгыш ясау өчен гаризаларны Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46нчы йорт, 329нчы кабинетка эш көннәрендә 8.00 - 17.00 сәгатьләрдә тапшырырга;

3.5. җәмәгать тыңлауларында чыгыш ясау хокукы белән катнашу өчен гаризаларны 2015 елның 24 ноябренә кадәр бирергә (тел.: 70-11-83).

4. Тукай муниципаль районы Башкарма комитетына «2016 елга Тукай муниципаль районы бюджеты турында»гы карар проекты буенча җәмәгать тыңлауларын әлеге карарда билгеләнгән тәртиптә һәм срокта әзерләргә һәм үткәрергә.

5. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз өстемә алам.

Муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Люция Әхмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев