Татарстан Республикасы Президенты УКАЗЫ
Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны бәйрәм итү турында Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның илебез һәм дөнья мәдәниятенә гаять зур өлеш кертүен исәпкә алып, аның тууына 130 ел тулуны билгеләп үтү йөзеннән, карар бирәм: 1. Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган тантаналы чараларны 2016 елның апрелендә уздырырга. 2. Габдулла...
Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны бәйрәм итү турында
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның илебез һәм дөнья мәдәниятенә гаять зур өлеш кертүен исәпкә алып, аның тууына 130 ел тулуны билгеләп үтү йөзеннән, карар бирәм:
1. Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган тантаналы чараларны 2016 елның апрелендә уздырырга.
2. Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты (алга таба - оештыру комитеты) төзергә һәм аның составын расларга (кушымта итеп бирелә).
3. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына:
оештыру комитетының тәкъдимнәрен исәпкә алып, бер ай вакыт эчендә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган төп чараларның республика планын эшләргә һәм расларга, шулай ук аны гамәлгә ашыруны контрольдә тотуны тәэмин итәргә;
Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны бәйрәм итүне әзерләү һәм уздыру белән бәйле чыгымнарны финанслау чыганакларын билгеләргә.
4. Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыкларына Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган төп чараларның республика планын гамәлгә ашыруда актив катнашуны тәкъдим итәргә.
5. Республика «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгына Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан бәйрәм итүне массакүләм мәгълүмат чараларында киң яктыртуны тәэмин итәргә.
6. Әлеге Указ аңа кул куйган көннән үз көченә керә.
Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов
Казан, Кремль. 2016 ел, 10 февраль, № ПУ-130
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев