Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сыйфаты яхшы, бәясе дә тешләми 

Үткән атнада «Энергетик» мәдәният сарае һәм «Төзүче» стадионы каршында оештырылган бәйрәм алды ярминкәсенә район җирлегендә эшләүче предприятиеләр, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар 4,5 мең тонна сыер ите, 1,2 мең тонна кош ите алып чыкканнар иде. Ярминкәдә 3 млн 302 мең сумлык продукция сатылды. Ярминкә барышын район башлыгы Фаил Камаев һәм Яр Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин күзәтте. 

Халкыбыз «Иртә килсәң – ит пешә, соңга калсаң бит пешә» дип бик белеп әйткән. Иртәнге тугызда ярминкә гөрли иде инде. Халыкны тирә-якка яңгырап торган дәртле җыр-моң да җәлеп иткәндер. Район җирлегендә эшләп килүче фольклор ансамбльләр, һәвәскәр башкаручылар халыкны рухи азык белән баетты. Авыл хезмәтчәннәре ит, сөт, ит һәм сөт эшләнмәләре, йомырка, күпереп пешкән икмәк һәм төрле кондитер эшләнмәләре, яшелчә, җиләк-җимеш, бал һәм хуҗалык кирәк-яраклары тәкъдим итте.
Чынлыкта, ярминкә ул элек-электән товар сату һәм үзара тәҗрибә алмашу, дустанә аралашу һәм күңел ачу чарасы буларак та халыкның игътибарын яулаган. Бәйрәм алды ярминкәсе нәкъ шушы таләпләргә җавап бирерлек итеп оештырылган иде. Кыш бабай булып киенгән авыл җирлеге башлыклары, Кар кызы булып киенгән мәдәният йорты хезмәткәрләре дә халык арасында әле биеп, әле шаян сүз белән ярминкәчеләрнең дә, сатып алучыларның да кәефен күтәрде. Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Гарифуллина күмер самоварында кайнаган хуш исле чәй тәкъдим итте. Халык ярминкәдә тәкъдим ителгән азык-төлектән һәм көнкүреш товарларыннан канәгать.
Күзкәйдән килгән Икълимә Гәрәева палаткасы янында халык аеруча күп җыелган. Сатып алучы шәһәрдәшебез Әлфинур Хәмәтҗанова: «Ярминкәгә килгәч, палаткаларны карап чыгам. Икълимә саткан ит һәрвакыт яхшы була – ризык пешкәндә өйгә хуш ис тарала. Яхшы сыйфатлы азык-төлек җитештерүче авыл халкына, ярминкәне оештыручыларга рәхмәтем чиксез. Биредә бәяләр дә тешләми», – ди. Чиратка баскан сатып алучылар яңа гына суелган тана итен мактый-мактый алалар. «Биклән җитештерү кооперативы» дип язылган палаткада Илалия Минһаҗева белән Лениза Вәлиуллина тана итен 280-320 сумнан, үзләрендә җитештерелгән сырны 280 сумнан тәкъдим итәләр. Янәшәдәге өстәлдә чәкчәк һәм камыр ашлары тезелеп киткән. Ит тә, сыр да халык күңеленә хуш килде. Сатып алучылар беравыздан: «Бәйрәм алды ярминкәләренә чыгып, көн дә кирәк булган азык-төлек сатып алабыз. Ярминкә авыл халкы һәм шәһәрдә яшәүчеләр өчен бик файдалы. Бу эш дәвамлы булсын иде», – дигән теләкләрен белдерделәр. Түбән Суыксуда эшләүче «Исмәгыйлова» КФХ җитештергән бәрән итен 350 сумнан, маринадланган шашлыкның килосын 400 сумнан алырга була иде. Шәхси хуҗалыкта ясалган сыер маеның 400 граммы 170 сум, җиләк-җимештән татлы суның өч литрлы банкасы 100, тозлы кыяр 200 сум тора. Теләнче Тамакта интернат-мәктәптә эшләүче Алсу Гобәева белән картлар йортында хезмәт куючы Илсөя Шәйхәйдәрова үзләре эшләгән учреждение карамагындагы җир кишәрлегендә үстерелгән яшелчәне арзан гына бәядән сатуларына ишарәләп: «Акча җимеше түгел, бакча җимеше. Рәхәтләнеп алыгыз, бушка диярлек!» – диләр. Чынлап та, ярминкәдә бәрәңгенең килосын 5, кәбестәне 6, чөгендерне 5, кишерне 5-7, алманы 40-50 сумга алырга була иде. Борды авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделмәнова: «Авыл җирлегендә уңган-булган яшьләребез күп. «Азык-төлек корпорациясе»ндә баш инженер булып эшләүче Руслан Лаврентьев хатыны Люба белән шәхси хуҗалыгында мөгезле эре терлек, кош-корт асрыйлар. «Әшрәфуллин» КФХ да үгез һәм тавык итләрен сатуга алып чыкты», – ди. Илдус Борһанов шәхси хуҗалыгында 40 үгез, 8 сыер, 10 ат тота. Ул бер көн элек кенә чалынган ат һәм үгез ите алып чыккан. Бу җирлектән тугыз гаилә сатуга үз продукциясен алып килгән. Теләнче Тамактан Лилия Халикова Яңа ел табынына халкыбыз яратып ясый торган койка өчен олы малның аякларын да өтеп-чистартып алып чыккан. Район башлыгы Фаил Камаев сәүдә рәтләрен карап йөргәндә Лилия Халикованың каз түшкәләрен мактады. Бишәр килолы казлар шалкан кебек ап-аклар, пөхтә итеп чистартылганнар. Уңган ханым 500 баш тавык, 200 баш каз асраган. Каз түшкәсе сатып алган шәһәрдәшебез Зоя Иголкина шәһәр халкы өчен ярминкәнең отышлы, азык-төлекнең сыйфатлы булуын әйтә. Янәшә палаткада Калмиядән Ләйсирә Сабирова, Айзирә Сәхибгәрәева, Фәйрүзә Гыйльфанова. Алар йон оекбаш-бияләйләрне 300 сумга саталар. Шунда ук киез итек, мунча кирәк-ярагы...
Бәйрәм алды ярминкәсендә Фаил Камаев уңган-булган авыл хезмәтчәннәренә рәхмәт әйтте, үзләре җитештергән продукцияне үз вакытында, файда китерерлек итеп урнаштыра белергә өндәде.

Рөстәм Зәкиев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев