Суровкада төзелә торган йорт тулысынча янып беткән
22 февраль көнне иртәнге сәгать 4тә янгын сүндерүчеләр Суровка поселогындагы Дуслык урамында янгын чыгуы турында хәбәр алалар. Тикшерү барышында шул ачыклана: төзелеп бетмәгән әлеге агач йортта хуҗалар кичтән сәгать 6га кадәр генә булганнар, төнгә электр җылыткычын кушып калдырганнар. Шуның аркасында электр чыбыкларында кыска ялганыш барлыкка килгән һәм ут чыккан. Йорт,...
22 февраль көнне иртәнге сәгать 4тә янгын сүндерүчеләр Суровка поселогындагы Дуслык урамында янгын чыгуы турында хәбәр алалар. Тикшерү барышында шул ачыклана: төзелеп бетмәгән әлеге агач йортта хуҗалар кичтән сәгать 6га кадәр генә булганнар, төнгә электр җылыткычын кушып калдырганнар. Шуның аркасында электр чыбыкларында кыска ялганыш барлыкка килгән һәм ут чыккан. Йорт, кызганычка каршы, тулысынча янып беткән, торак әлегә иминиятләштерелмәгән дә булган. Электр җылыткычын караучысыз калдыру аркасында чыккан янгыннар бик күп, хуҗалар үз милекләренә җаваплы карасыннар иде, дип кисәтәләр күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев