Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сугыш корбаннары искә алынды, исәннәргә рәхмәт укылды

Быел Хәтер көне район күләмендә зурлап Иске Абдул авылында үткәрелде. Көннең нык кызу булуына да карамастан, чарага искеабдуллылар да, районның башка җирлекләреннән дә шактый килгәннәр иде. Тантаналы өлеш сугыш каһарманнары истәлегенә куелган һәйкәл янында булса, соңрак халык «Гиндукуш» хәрби-патриотик музеена үтеп, анда «Ватанның хәрби бүләкләре» дип аталган экспозицияне ачуда катнашты.

Хәтер көненең иң хөрмәтле кунаклары - сугыш ветеран Рифкать Нуриев, сугыш чоры балалары, әфган хәрби хәрәкәтендә катнашучылар, бу хәрәкәтләрдә башын салган егетләрнең әти-әниләре. Бүгенге көн аларның барысы өчен дә кадерле һәм изге. Чарага килгән кунакларга, райондашларга бу көн уңаеннан беренче булып үз фикерен район башлыгы Васил Хаҗиев җиткерде. «Моннан 74 ел элек әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез Бөек Ватан сугышы башлану турындагы ачы хәбәрне ишеткәннәр. Ул вакытта ниләр кичергәннәрен, фронт эчендә ниләр күргәннәрен, тылдагы авырлыкларны алар үзләре генә белә. Шул ук Әфган, Чечня сугышларында үлем белән күзгә-күз очрашкан егетләрнең ул сәгатьләрдә ниләр уйлаулары, бүгенге хис-кичерешләре үзләренә генә мәгълүм. Сугыш - ул ачлык, ул үлем, ул җимерелгән язмышлар, ул ятим сабыйлар... Сугыш афәтен күрүчеләргә без бүген бары тик сәламәтлек телибез. Бүген шулай очрашып, сугыш корбаннарын искә алабыз, хәтерне яңартабыз, исәннәрне хөрмәтлибез икән, без бик тә изге эш башкарабыз, тарихны онытмыйбыз дигән сүз. Бу яшь буын, балалар өчен аеруча мөһим. Сабый чакларын, яшьлекләрен сугыш урлаган ул чор балаларына аеруча зур рәхмәтебезне әйтәсе килә. Ләкин, иң мөһиме, хәтеребез кыска булмасын иде», - диде ул.

Митингка кунак булып килгән район хәрби комиссары Рәис Юнысов районның ир-егетләре белән горурлануын белдерде. «Һәр ел саен 80-90 егетне хәрби хезмәткә озатабыз. Алар барысы да бик яхшы хезмәт итәләр», - диде хәрби комиссар.

Район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Гөлфидә Гыйниятуллина үзе дә сугыш чоры баласы. «Ул вакыттагы ыгы-зыгыны онытып буламы соң? Шул көннән мөстәкыйль кешеләргә әйләндек. Үзебез үстек. Барыбыздан да чын кешеләр чыкты. Хәтерлим, безнең урамда гына дистәләгән бала идек. Ачы хакыйкать - ник беребезнең әтисе фронттан исән кайтсын?!» - дип, истәлекләре белән уртаклашты ул.

Сугыш ветераны Рифкать Нуриев митингта катнашучыларга бары бер генә сүз әйтте: «Без күргәнне берегезгә дә күрергә язмасын», - диде ул.

Аннары кунаклар һәйкәлгә тере чәчәкләр салдылар. Авыл имамы үлгәннәр рухына дога укыды.

«Гиндукуш» музеенда чараның икенче өлеше дәвам итте. Биредә 2015 елның Хәтер көнендә яңа бер почмак барлыкка килде - «Ватанның хәрби бүләкләре» дип аталган экспозиция ачылды. Анда Советлар Союзы хәрби орденнары һәм медальләре тупланган. Әлеге экспозицияне музейга күптән түгел Мәскәүдән кайтарганнар. «Мондый тулы коллекция Татарстанда бездә генә», - дип аңлатма биреп үтте музей җитәкчелеге. Стендта әлеге орден-медальләр белән бүләкләнгән батырларның фоторәсемнәре урын алган. Аның янында Ватанны саклаучылар династиясе - Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан Шәйхелислам Бәдертдинов һәм аның уллары, оныклары хакында мәгълүмат урнаштырылган. Халык әлеге күргәзмәне бик кызыксынып карады. Бу экспозицияне алып кайтып урнаштырырга ярдәм иткән иганәчеләргә соңыннан музей җитәкчелеге рәхмәт хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев