Мамадыш шәһәрендә «Сабантуй» газетасы призларына татар-башкорт милли көрәш ярышлары булып узды. Районыбызның Биклән мәктәбе спортчылары анда актив катнашты. Үз үлчәү категорияләре буенча Илназ Рамазанов I урын яулады, Илшат Миннебаев III урында калды. Яшүсмерләрне ярышларга тренер - Марат Мөхәммәдиев әзерләде.
Яңа поселогы мәктәп базасында полиатлон ярышлары булып үтте. Яшүсмерләр үзләрен 2 километрлык араны чаңгыда йөгерү, тартылу (малайлар өчен), пресс (кызлар өчен), пневматик винтовкадан ату кебек ярышларда сынап карады. Барысы бергә ярышларда районыбызның 18 мәктәбе арасыннан 79 кеше катнашты. Нәтиҗәдә шәхси беренчелектә Динара Шагивәлиева (Кече Шилнә), Искәндәр Исламов (Калмаш) беренче урынны яулап алдылар. Икенче урында Ильмира Солтангәрәева (Яңа поселогы), Артем Абрамов (Яңа поселогы) калдылар. Өченче урын исә Айсылу Ахуновага (Түбән Суыксу) һәм Айрат Гәрәевка (Яңа поселогы) бирелде. Командалар арасында Яңа поселогы мәктәбе спортчыларына (беренче состав) тиңнәр булмады. Икенче һәм өченче урыннарны Калмаш мәктәбе белән шулай ук Яңа поселогының икенче составы бүлеште, дип хәбәр итәләр безгә район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән.
P. S. Күбрәк фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!
Нет комментариев