Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Спорт мәйданчыкларын Казаннан килеп тикшерделәр

Соңгы елларда балалар, яшьләрнең сәламәтлеге, мәшгульлеге турында кайгыртып, районда шактый гына спорт объектлары пәйда булды. Кышын хоккей кортлары, җәен ясалма өслекле футбол, ачык һавадагы спорт мәйданчыклары авыл яшьләренең иң яраткан ял итү урыннарының берсенә әйләнде. Әлбәттә, аларны булдыру бер хәл, икенче мәсьәлә аларны карап, тиешле хәлдә булуын кайгыртып тору да...

ТР Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаева, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының урынбасары Алмаз Миңгулов җитәкчелегендәге әлеге комиссия «Татарстан» совхозы поселогында урнашкан спорт мәйданчыгын карады.

Иртәнге сәгать унбердә, комиссия әгъзалары килгән мәлне биредә пыр тузып мәктәп балалары уйный иде. Дөресрәге, Кнәз урта мәктәбенең җиденче сыйныф укучылары монда физик культура фәне буенча дәрестә иде. Укытучылары, әлеге поселок мәктәбендә беренче елын эшләүче яшь белгеч Людмила Белова көннең җылы, матур булуыннан файдаланып, балаларны менә шулай ачык һавага алып чыгарга уйлаган.

- Әле генә укучыларым ГТО нормаларын тапшырды. Барысы да аларны уңышлы гына үтәде. Хәзер алар волейбол уйный, икенчеләре турникта тартыла, башка төрле күнегүләр ясый. Дәресләребезне еш кына әлеге спорт мәйданчыгында уздырабыз, - дип сөйләде Людмила Викторовна комиссия әгъзаларына.

Анастасия Исаева белән Алмаз Миңгулов җирлек башлыгы Тамара Беловага, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәевка мәйданчыкның нинди график буенча эшләве, аның кем җаваплыгы астында булуы, поселокка өстәмә нинди спорт объекты кирәк дигән сораулар бирделәр.

Реклама

- Әлеге спорт мәйданчыгы үткән елда гына төзелде. Аннан кала районда былтыр тагын берничә шундый мәйданчык булдырылган иде. Берникадәр мини-футбол мәйданчыклары булдырсак, яхшы булыр иде, - дип җавап бирде Илнур Гәрәев.

Очрашуда спорт мәйданчыгын төзегән подряд оешмасы җитәкчесе дә бар иде. Ул да Алмаз Миңгуловка үзен борчыган сорауларны бирде. Нигездә, төзелеш материаллары бәяләренә, финанслау мәсьәләләренә кагылды.

Ахырда комиссия әгъзалары авылларда эшләүче спорт мәйданчыкларына балалардан, яшьләрдән кала башка яшьтәге авыл халкын, өлкәннәрне дә тарту максатыннан кызыклы спорт чаралары, аларның төгәл эш графикларын төзүне киңәш итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзекләндерү

2
X