Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Созвучие – 2015» фестиваль-бәйгесеннән кечкенә райондашларыбыз җиңү яулап кайтты

Яр Чаллы шәһәренең «Огниво» балалар иҗаты үзәгендә «Созвучие - 2015» дип исемләнгән эстрада жырлары, вокал ансамбльләре һәм гаилә коллективларының VIII регионара фестиваль-конкурсы үткәрелде. Конкурска Алабугадан, Лениногорскидан, Зәйдән, Баулы, Түбән Кама шәһәрләреннән килгән яшь башкаручылар җыелган иде. «Созвучие - 2015» фестиваль-бәйгесендә район балалар сәнгать мәктәбенең Бәтке авылында шөгыльләнүче яшүсмерләре дә катнашты....

Яр Чаллы шәһәренең «Огниво» балалар иҗаты үзәгендә «Созвучие - 2015» дип исемләнгән эстрада жырлары, вокал ансамбльләре һәм гаилә коллективларының VIII регионара фестиваль-конкурсы үткәрелде. Конкурска Алабугадан, Лениногорскидан, Зәйдән, Баулы, Түбән Кама шәһәрләреннән килгән яшь башкаручылар җыелган иде.

«Созвучие - 2015» фестиваль-бәйгесендә район балалар сәнгать мәктәбенең Бәтке авылында шөгыльләнүче яшүсмерләре дә катнашты. II сыйныф укучысы Эльвина Ибатова «Соло башкаручы» номинациясендә I дәрәҗәдәге Дипломга лаек булды. Ә «Радуга» вокал ансамбленә (Эльвина Ибатова, Азалия Сибгатуллина, Ралина Насыйбуллина, Алиса Стрыгина, Полина Громова) II дәрәҗәдәге Диплом тапшырылды. Балаларны мәртәбәле фестивальгә укытучылары Татьяна Тихонова әзерләде, дип хәбәр итә район балалар сәнгать мәктәбе директоры Юлия Галишина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев