Якты юл
  • Рус Тат
  • Социаль ипотека өчен хәзер инфоматтан да түләп була

    Агымдагы елның 1 ноябреннән социаль ипотека кертемнәрен "Электрон Татарстан" инфоматлары аша түләргә була. Моңа кадәр түләүләрне Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы аша һәм мобиль юл белән башкарып була иде. Шулай ук ТР Мәгълүмат һәм элемтә министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе белән килешүе бар. Ягъни...

    Агымдагы елның 1 ноябреннән социаль ипотека кертемнәрен "Электрон Татарстан" инфоматлары аша түләргә була. Моңа кадәр түләүләрне Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы аша һәм мобиль юл белән башкарып була иде.

    Шулай ук ТР Мәгълүмат һәм элемтә министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе белән килешүе бар. Ягъни республика территориясендәге барлык салым инспекцияләре, гражданнар салым өлешен кире кайтаруны сорап мөрәҗәгать иткәндә, инфомат, портал аша һәм мобиль юл белән кертелгән акчаларның түләү документларын кабул итәчәкләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: