Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартсаң, ел дәвамында аны кире кайтарып булмый

2005 елдан Россиядә ташламалы категорияле гражданнарны федераль бюджет исәбеннән дару препаратлары белән тәэмин итә башладылар. Социаль хезмәтләр җыелмасының суммасы 2015 елның 1 январеннан бер кешегә 707 сум тәшкил итә. Федераль законнар шулай ук ташламага ия гражданнарга дарулар җыелмасыннан баш тартып, акча алу мөмкинлеген дә бирә. Кагыйдә буларак, бу юлны дарулар...

2005 елдан Россиядә ташламалы категорияле гражданнарны федераль бюджет исәбеннән дару препаратлары белән тәэмин итә башладылар. Социаль хезмәтләр җыелмасының суммасы 2015 елның 1 январеннан бер кешегә 707 сум тәшкил итә. Федераль законнар шулай ук ташламага ия гражданнарга дарулар җыелмасыннан баш тартып, акча алу мөмкинлеген дә бирә. Кагыйдә буларак, бу юлны дарулар алуга акчасы җитүчеләр сайлый. Дәвалану кыйммәткә төшкән очракларда пациентлар социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалана. Әйтергә кирәк, соңгысын сайлаучылар елдан-ел арта бара.

Киләсе елга җыелмадан файдалану хокукын кире кайтару өчен агымдагы елның 1 октябреннән дә соңга калмыйча Пенсия фонды бүлегенә гариза язарга кирәк. Быел кыйммәтле препаратлар таләп ителүче авырулары ачыкланганда, социаль хезмәттән баш тарткан пациентларга бу хокукны кире кайтару мөмкинлеге бирелми. Баш тарткансың икән, карарны үзгәртү мөмкин түгел. Шуңа күрә ташламалы категориягә ия гражданнарның социаль хезмәтләрдән баш тарту турында карар кабул иткәнче ныклап уйлавы сорала.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X