Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Социаль хезмәткәргә мохтаҗ икәнсең – гариза яз

Күптән түгел редакциягә Түбән Камада яшәүче Елена Әхтәмовадан хат килгән иде. Ул Мәләкәс авылында икенче группа инвалид булган улы белән генә яшәүче әнисе Александра Исаевага социаль хезмәткәр билгеләп булмас микән дип үтенә. Без бу сорау белән район социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать иттек. Алар хат белән танышканнан соң редакция аша Елена...

Күптән түгел редакциягә Түбән Камада яшәүче Елена Әхтәмовадан хат килгән иде. Ул Мәләкәс авылында икенче группа инвалид булган улы белән генә яшәүче әнисе Александра Исаевага социаль хезмәткәр билгеләп булмас микән дип үтенә.

Без бу сорау белән район социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать иттек. Алар хат белән танышканнан соң редакция аша Елена Әхтәмовага түбәндәге җавапны җиткерделәр.

«Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Гражданинны социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип тану һәм аңа социаль хезмәт күрсәтүнең шәхси программасын төзү турында»гы карары (№908, 25.11.2014) нигезендә, гражданин яки аның законлы вәкиле социаль хезмәт күрсәтүне сорап район социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Гаризаны язма формада да, электрон юл белән дә бирергә була. Гаризага гражданинның шәхесен раслаучы һәм социаль хезмәткә мохтаҗлыгын исбатлаучы документларны теркәү кирәк. Законлы вәкил мөрәҗәгать иткәндә исә аның статусын һәм вәкаләтен раслаучы документлар да сорала.

Бүгенгә кадәр Сезнең әниегез дә, Сез үзегез дә социаль яклау бүлегенә бу сорау белән мөрәҗәгать итмәдегез, шуңа бәйле рәвештә әниегезгә өенә килеп социаль хезмәт күрсәтелми. Өстәмә сорау килеп туганда 8 (8552) 70-35-09 телефонына шалтыратырга була».

Район социаль яклау бүлеге вәкиле бу атнада чәршәмбе көнне Александра Исаеваның өенә барып, шәхсән үзе белән дә сөйләште. Ул аңа әлеге хезмәтнең түләүле булуын, теләгән очракта гариза язарга кирәклеген аңлатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев