Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәмәкәйдән Альфира Исхакова “Нечкәбил” бәйгесенә әзерләнә

"Нечкәбил - 2015" матурлык, әниләр һәм гаилә кыйммәтләре ХI республикакүләм бәйгесе старт алды. Бу юлы да ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырыла. Бәйгедә яшь әниләр, шулай ук 45 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар катнаша ала. Иртәгә, 20 июньдә Мамадышта "Нечкәбил - 2015" конкурсының зона сайлап алу туры үткәрелә. Анда...

"Нечкәбил - 2015" матурлык, әниләр һәм гаилә кыйммәтләре ХI республикакүләм бәйгесе старт алды. Бу юлы да ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырыла.

Бәйгедә яшь әниләр, шулай ук 45 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар катнаша ала.

Иртәгә, 20 июньдә Мамадышта "Нечкәбил - 2015" конкурсының зона сайлап алу туры үткәрелә. Анда Тукай районынан Сәмәкәй авылы мәдәният йорты директоры Альфира Исхакова да бара. Бәйгене оештыручылар игътибарына ул гаилә фотоальбомын һәм гаилә видеоязмаларын тәкъдим итәчәк.

Исхаковлар гаиләсе 20 дән артык эре мал, 200 тавык, җәй уртасыннан алып, күпләп каз үстерә. Шуңа күрә үзәк тантанада, Казан сәхнәсендә күрсәтәчәк традиция итеп тә бу тырыш семья "Каз өмәсен" сайлаган. Районыбыз данын яклаячак Альфира ханым тормыш иптәше Раиф белән 4 бала - ике ул һәм тәрбиягә алган ике кыз үстерә. Чыгышларына кагылышлы башка мәгълүмат - әлегә сер, ә менә тырышып әзерләнүен, дулкынлануын якташыбыз яшерми. " Булдырырмынмы дип куркам, бик җаваплы эш бит", ди ул. Татар халкында "Курыккан эш - уң була" , дигән мәкаль бар бит. Шуны истә тотып һәм Альфира ханымның эшчән, олы йөрәкле, оста кеше икәнен белгәнгә күрә, аның уңышлы чыгыш ясавына ышанабыз, " Якты юл" битләрендә алга таба да бу бәйге барышы белән таныштырып барачакбыз.

"Нечкәбил"нең ярымфиналы 6 сентябрьдә ("Ривьера" комплексы), финалы 28 ноябрьдә ("Пирамида" комплексы) Әниләр көненә билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев