Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында сайлаулар башланды - Сәмәкәйдә халык мәдәният йортына килә

Бүген, 13 сентябрь көнне, Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау көне.Тукай районында барлыгы 43 сайлау участогы сайлаучыларга үз ишекләрен иртәнге 7.00 сәгатьтә үк ачты һәм алар кичке 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. 2659 нчы номерлы Сәмәкәй мәдәният йортында урнашкан сайлау участогында иң беренче булып Тәэминә Мәрданова тавыш...

Бүген, 13 сентябрь көнне, Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау көне.Тукай районында барлыгы 43 сайлау участогы сайлаучыларга үз ишекләрен иртәнге 7.00 сәгатьтә үк ачты һәм алар кичке 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

2659 нчы номерлы Сәмәкәй мәдәният йортында урнашкан сайлау участогында иң беренче булып Тәэминә Мәрданова тавыш бирде.Ул озак еллар авылда ветеринария табибы булып эшләгән. Сайлау комиссиясе рәисе Роза Хәйруллина аңа, кайткач, тәмле итеп чәй эчәрсең, дип, бер кап чәй тапшырды.

Биредә Күгәш белән Сәмәкәйлеләр тавыш бирә - барлыгы 342 сайлаучы. Инде иртәнге 7 дән үк авыл халкы мәдәният йортына таба юл тотты. Әнә, балачагы сугыш чорына туры килгән ике ветеран - Фаягөл Хәйретдинова белән Мәдина апа Ханнанова килә. Элеккеге гадәт буенча, матур итеп яулыкларын бәйләп, бәйрәмчә киенеп килгән алар. Ил-көннең тыныч , күкләрнең аяз, тормышыбызның имин булуын теләп, ветераннар бюллетеньнәрен урнага төшерде.

Реклама

Участокта күңелле музыка яңгырап тора, көннең матур булуы да сайлауга бәйрәм төсмере бирә.

Күгәштән беренче тапкыр тавыш бирергә Айнур Морзакаев килде. Ул Чаллыда автомеханика техникумында укый. Яшь сайлаучыга шоколад тапшырдылар.

Сайлаучылар ике бюллетень сала. Бу авыл җирлегендә ике сайлау участогы , берсе - Сәеттә, икенчесе - Сәмәкәйдә урнашкан. Сәмәкәйдәге 2659 нчы номерлы участокта җирлек Советларына 5 депутат сайлана. Алар өчен дә тавыш бирәләр, җирле депутат сайлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X