Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Штрафны автоинспекция белән хезмәттәшлек итүче банк аша түләргә кирәк

Район буенча ЮХИДИ бүлеге машина йөртүчеләргә административ штрафларны банкларда һәм терминаллар аша түләү мөмкинлеген искә төшерә. Штрафларны түләү турындагы мәгълүмат ЮХИДИ базасында үз вакытында барлыкка килсен өчен бүлек түләүне Дәүләт автоинспекциясе белән хезмәттәшлек итүче кредит учреждениеләрендә башкарырга чакыра. Мондый банкларның исемлеген www.gibdd.tatarstan.ru сайтында табарга мөмкин. Терминаллар бүген барлык бүлекчәләрдә куелган....

Район буенча ЮХИДИ бүлеге машина йөртүчеләргә административ штрафларны банкларда һәм терминаллар аша түләү мөмкинлеген искә төшерә. Штрафларны түләү турындагы мәгълүмат ЮХИДИ базасында үз вакытында барлыкка килсен өчен бүлек түләүне Дәүләт автоинспекциясе белән хезмәттәшлек итүче кредит учреждениеләрендә башкарырга чакыра. Мондый банкларның исемлеген www.gibdd.tatarstan.ru сайтында табарга мөмкин.

Терминаллар бүген барлык бүлекчәләрдә куелган. Моннан тыш, инфоматлар челтәре дә киңәя. Аларда штрафны түләргә генә түгел, бурыч суммасын да белергә була. Әҗәтегезне вакытында түләсәгез, күп мәшәкатьләрдән котылырсыз, дип кисәтә бүлек башлыгы Шамил Ганиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев