Якты юл
  • Рус Тат
  • Тукайлылар шимбә көнне Сарман трактында үтәчәк авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаша ала

    7 мартта, шимбә көнне, Яр Чаллының Сарман трактында авыл хуҗалыгы ярминкәсе үз эшен дәвам итә. Районда эшләүче агрофирмалар, крестьян-фермер хуҗалыклары, кооператорлар, шәхси эшмәкәрләр, шәхси ярдәмчел хуҗалык алып баручылар үз товарларын сату өчен ярминкәгә чакырыла. Сатучылардан кулланучылар хокукларын яклауга, халыкның санитар-эпидемиологик яктан куркынычсызлыгын тәэмин итүгә, ветеринариягә, тирә-як мохитне саклауга кагылышлы таләпләрне...

    7 мартта, шимбә көнне, Яр Чаллының Сарман трактында авыл хуҗалыгы ярминкәсе үз эшен дәвам итә. Районда эшләүче агрофирмалар, крестьян-фермер хуҗалыклары, кооператорлар, шәхси эшмәкәрләр, шәхси ярдәмчел хуҗалык алып баручылар үз товарларын сату өчен ярминкәгә чакырыла. Сатучылардан кулланучылар хокукларын яклауга, халыкның санитар-эпидемиологик яктан куркынычсызлыгын тәэмин итүгә, ветеринариягә, тирә-як мохитне саклауга кагылышлы таләпләрне үтәүләре сорала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: