Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шилнәбаш янындагы юл һәлакәтендә ике ир-атның гомере өзелде

М-7 трассасының Шилнәбаш авылыннан ерак түгел урынында 7 май көнне кич белән булган юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелде. Шактый югары тизлектә хәрәкәт иткән «Лада Калина» машинасының 28 яшьлек йөртүчесе борылышта идарәне югалта һәм автомобиль юл читенә төшеп каплана. 31 яшьлек пассажир һәлакәт урынында ук җан бирә. БСМПның реанимация бүлегенә...

М-7 трассасының Шилнәбаш авылыннан ерак түгел урынында 7 май көнне кич белән булган юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелде.

Шактый югары тизлектә хәрәкәт иткән «Лада Калина» машинасының 28 яшьлек йөртүчесе борылышта идарәне югалта һәм автомобиль юл читенә төшеп каплана. 31 яшьлек пассажир һәлакәт урынында ук җан бирә. БСМПның реанимация бүлегенә озатылган йөртүче дә ике сәгатьтән соң үлә. Ир-атлар икесе дә Яр Чаллыда яшәгән. Күрәчәкләренә каршы, ул көнне икесе дә куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган.

Шул ук көнне көндез Яр Чаллы - Боерган - Минзәлә юлында «ундүртле» белән «Хундай Солярис» бәрелешә. Авария беренче машинаны йөртүче 63 яшьлек ир-атның кисештә юл бирмәве аркасында чыга. Нәтиҗәдә үзе баш мие җәрәхәтләнеп, кома хәлендә БСМПга җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев