Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шигырь бәйрәмендә балалар сәхнә тотты

Һәр ел саен апрель ахырында татар халкының үлмәс шагыйре Габдулла Тукайны искә алабыз. Быелгы кичә Боерган авылының яңа төзелгән мәдәният йортында үтте. Бина ул көнне шигырь яратучыларны үзенә шактый җыйган иде. Сәхнәдә чыгыш ясаучылар арасыннан аеруча балаларның таланты сокландырды.

Бәйрәмне дә нәкъ менә балалар башлады. Боерган мәктәбе укучылары авылдашларына һәм килгән кунакларга Тукайның «Пар ат» һәм «Таз» әсәрләреннән бик матур сәхнәләштерелгән күренеш күрсәттеләр. Бик яратып кабул итте халык балалар чыгышын. Алардан соң сәхнәгә авыл китапханәләре мөдирләре күтәрелде. Алар Зиннур Мансуровның «Тукайча татар кодексы»ннан өзекләр укыдылар. «Бу быелгы бәйрәмнең үзенчәлеге булды. Китапханәчеләрне сәхнәгә чыгару күптәнге хыялым иде. Сөйләүләре бик ошады, тәҗрибәне дәвам итәргә кирәк», - дип кичәдән соң бу уңайдан үз фикерен белдерде район мәдәният бүлеге башлыгы Алсу Җаббарова.

Аннары тамашачылар быелгы Тукай бәйрәменә килгән шагыйрь һәм язучылар белән танышты. Казаннан Фәйрүзә Мөслимова, Рифат Җамал, Яр Чаллыдан Рәшит Бәшәр, Галиәхмәт Шаһи, районнан Зөләйха Закирова басып залдагы халыкка күренделәр. Соңлап булса да, мәчеттә намазын укыганнан соң, Казан кунагы, яшь шагыйрь Рифат Сәләх килеп җитте.

Сәхнә кабат балаларга бирелде. Тукайның тууына 129 ел тулу уңаеннан үткәрелгән «Шагыйрь рухы безнең күңелләрдә» бәйгесендә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап оештырылган «Җирдә тынычлык булсын өчен» конкурсында һәм татар телендә иҗат итүче мәктәп балалары арасында «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар бәйгесендә җиңү яулаган балалар бүләкләнде. Малайлар һәм кызлар үзләре дә Тукай бәйрәменә буш кул белән килмәгәннәр иде. Кайсы үзе язган шигырьне сөйләде, кайсы шагыйрь абый-апалары иҗат иткән әсәрләрне сәнгатьле итеп башкарды.

Аннары районның бер төркем үзешчәннәре сәхнәдә Тукай районы гимнын башкардылар. «Моңа кадәр районның гимны юк иде. Узган ел Круглое Поледа үткән шигырь бәйрәменнән соң илһамланып, күңелдә шигырь юллары туды. Аңа Рөстәм Әхмәтханов көй язды. Гимнны хезмәттәшләрем, гомумән, райондашларым яратып кабул итте, зур сәхнәгә күтәрде. Мин бик рәхмәтлемен», - дип гимн тәмамлангач, үз фикерен әйтеп үтте җыр сүзләренең авторы Рәзинә Сәетгәрәева.

Кичә Боерганда үткән икән - авылның «Яран гөл» фольклор ансамбле үз чыгышын күрсәтмәсә, программаның бер урыны китек калыр иде, мөгаен. Быел йөз яшен тутыручы тол апа Маһинур Мөхәмәтдинова 1941 елда ирен сугышка озаткач сагыну-сагышларын бәеткә салган. Менә шул «Чабата» әсәреннән сәхнәләштерелгән күренеш тәкъдим иттеләр «Яран гөл»леләр. Чабаталарны Боерган үзешчәннәре районның чабата үрү остасы, Сосновый Борда яшәүче Шыгай бабайдан алганнар. Күренеш бәйрәм кунаклары - шагыйрьләргә аеруча ошады. «Чабатаның эчтәлеген моннан да яхшырак итеп тасвирлау, бу әсәргә ни дә булса өстәү мөмкин түгел инде монда», - дип, бер фикерне әйттеләр алар әлеге күренешне караганнан соң. Ансамбль коллективы кунакларга сувенир чабаталар да бүләк итте. Бераз каушап калуларын исәпләмәгәндә, шагыйрьләр һәрберсе сәхнәдән үз шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар, балаларның иҗатка тартылуын күреп, аларга үгет-нәсихәтләрен бирделәр.

Ахырдан сүз район башлыгы Васил Хаҗиевка бирелде. «1976 елда безнең районга бөек шагыйрь Тукай исеме бирелгән. Без моңа лаекмы соң? - дип башлады сүзен Васил Гариф улы. - Моны тормыш-көнкүрешебезнең ни дәрәҗәдә булуыннан, рухи, милли байлыкларыбызның саклый алуыбыздан чыгып билгели алабыз. Күптән түгел республика районнары арасында барлык күрсәткечләр буенча нәтиҗәләр ясалды. Алар горурланырлык. Шулай булгач, әдипләр алдында, райондашлар алдында 40 ел дәвамында бу исемне лаеклы йөртәбез дип ышанып әйтә алам», - диде ул. Кичәгә җыелып килгән тукайлыларга, аеруча балаларга олы рәхмәтен белдерде. Бер-беребезне аңлап, ишетеп яшәргә насыйп булсын, дип сүзен йомгаклады район башлыгы.

Шигырь бәйрәме, гадәттәгечә, Габдулла Тукайның «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырь бәйрәме