Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәхси кабинет аша пенсия буенча төрле сорауларны контрольдә тотарга була

Түбән Суыксу авылында яшәүче Оркыя Арсланова һәм Фаимә Хөснетдинова редакциябезгә түбәндәге эчтәлекле сорау белән мөрәҗәгать иттеләр: «Район Пенсия фонды идарәсе кайда күченде һәм авыл кешесе өчен кабул итү тәртибе ничек икән?». Бу сорауга ачыклык кертер өчен Тукай районы буенча Пенсия фонды бүлеге башлыгы Раил Тимербаев белән очрашып сөйләштек.

- Хәзер ана капиталы, пенсия билгеләү һәм шуның белән бәйле сораулар белән Чаллы шәһәренең ГЭС бистәсе, мәдәният паркы тукталышы, 4/2 адресы буенча урнашкан күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шулай ук, Тынычлык урамы, 7нче мәхәллә тукталышындагы (адресы 7/20) «Сити-лайн» бинасындагы офиска ана капиталы, персонификацияле хисап, иминият взнослары белән бәйле сораулар буенча килергә тәкъдим ителә. Электротехниковлар урамы, 32/17 адресы буенча хәзерге көндә пенсиядәге кешеләрнең туган сораулары белән эш итәләр. Кабул итү вакыты һәр адрес буенча бертөрле: дүшәмбе, сишәмбе - 8:00-17:00, чәршәмбе, пәнҗешәмбе - 8:00-18:00, җомга - 8:00-13:00, шимбә - 9:00-12:00, якшәмбе - ял. Төшке аш вакыты дежур тәртиптә үтә, залда һәрвакыт белгеч бар. Кабул итүгә язылу: 30-42-42 номерына шалтыратып яки 89600883074 номерына «запись» сүзен sms аша җибәреп, алдан язылып куеп була. Ерак авылдан килгән яисә алдан язылу турында хәбәрдар булмаганнарны кире кагып, кабат китереп, интектереп йөртмибез, биредә «тере» чират та бар. Сүз уңаеннан, тукайлылар өчен мөһим мәгълүмат хәбәр итеп үтәсем килә. Монда сүз «Иминиятләштерелгән затның шәхси кабинетын» булдыру дигән яңа төшенчә турында бара. Бу интернет аша online режимда башкарыла торган гамәл. «Иминиятләштерелгән затның шәхси кабинеты» Россия Пенсия Фондының рәсми сайтында (www.pfrf.ru) урнашкан. Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында (ЕСИА) яки дәүләт хезмәтләрендә теркәлгән һәркем шәхси кабинетка керә ала. Моның өчен электрон биттә яшерен сүз һәм код язып, кеше үз исемен (Ф.И.О.), паспорт, СНИЛС, ИНН мәгълүматларын тутырырга тиеш. Үзеңнең электрон шәхси кабинетыңны булдырсаң, сервис аша пенсия системасы буенча кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап алу мөмкинлеге ачыла, - дип сөйләде безгә Тукай районы буенча Пенсия фонды бүлеге башлыгы Раил Тимербаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев