Сайлауга илебезнең тыныч булуын теләп килдек, диләр теләнчетамаклылар
Теләнче Тамак авылы урта мәктәбендә урнашкан 2664нче сайлау участогына иртәнге сәгать тугызынчы яртыга 120дән артык кеше килгән иде инде. Мәктәп капкасыннан кергәндә үк үзгә бер җанлылык хөкем сөрә иде. Сайлау комиссиясе рәисе Дәйсирә Харисованың әйтүенчә, сайлаучылар участок ачылганчы, сәгать җидегә кадәр үк килә башлаганнар. Беренче булып пенсионер, больницада шәфкать туташы...
Теләнче Тамак авылы урта мәктәбендә урнашкан 2664нче сайлау участогына иртәнге сәгать тугызынчы яртыга 120дән артык кеше килгән иде инде. Мәктәп капкасыннан кергәндә үк үзгә бер җанлылык хөкем сөрә иде. Сайлау комиссиясе рәисе Дәйсирә Харисованың әйтүенчә, сайлаучылар участок ачылганчы, сәгать җидегә кадәр үк килә башлаганнар. Беренче булып пенсионер, больницада шәфкать туташы булып эшләп чыккан Нәсимә Сәгъдиева сайлаган. Авылда тәүге сайлаучы буларак, аңа күчтәнәчкә чәй биргәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев