Санитария-гигиена бүлмәләре барлыкка килә
Районда барлык мәдәният йортларында җылы һәм уңайлы санитария һәм гигиена бүлмәләре булдыру бурычы куелган иде. Бүген әлеге эш гамәлгә ашырылып килә. Ниһаять, мәдәният хезмәткәрләре дә, концерт-спектакльләргә килгән авыл халкы да бинадан әллә никадәр читтә урнашкан салкын бәдрәфләргә йөрүдән туктаячак. Бүген районда 20 мәдәният йорты, 4 күпфункцияле үзәк һәм 17 авыл...
Районда барлык мәдәният йортларында җылы һәм уңайлы санитария һәм гигиена бүлмәләре булдыру бурычы куелган иде. Бүген әлеге эш гамәлгә ашырылып килә. Ниһаять, мәдәният хезмәткәрләре дә, концерт-спектакльләргә килгән авыл халкы да бинадан әллә никадәр читтә урнашкан салкын бәдрәфләргә йөрүдән туктаячак.
Бүген районда 20 мәдәният йорты, 4 күпфункцияле үзәк һәм 17 авыл клубы эшләп килә. Яңа төзелгән объектларның барысында да санитария-гигиена бүлмәләре бар, салкын һәм кайнар су килеп тора. Район мәдәният бүлегендә белдерүләренчә, инде иске биналарда урнашкан мәдәният йортларында да мондый бүлмәләр ясау эше төгәлләнүгә бара. Бүген Иске Абдул, Калмия, Биклән, Бәтке, Күзкәй, Калмаш, Мәләкәс, Иштирәк, Мусабай Завод мәдәният йортлары яңа санитария бүлмәләреннән файдалана, Яңа поселогы, Новотроицкое, Сәмәкәй, Иске Дөреш, Шилнәбашта мондый бүлмәләр электән үк бар иде, Теләнче Тамакта бүген төзелеш бара, биредә параллель рәвештә тәрәзәләр, ишекләр дә алыштырыла. Яңа Бүләктә эш төгәлләнеп килә. Борды мәдәният йортында киләсе 2017 елда капиталь ремонт үткәрелер дип планлаштырыла. Шуңа күрә әле анда хәзергә кул тидермиләр.
Бәтке авылы мәдәният йортының яңа санитария-гигиена бүлмәсенә эш сәфәре вакытында без дә күз салдык. Биредә әле эшләр күптән түгел генә тәмамланган. «Бик тә матур, уңайлы килеп чыкты. Кул юарга кайнар суы да бар. Эшне башкаручыларга рәхмәт. Хезмәткәрләр генә түгел, килгән тамашачылар да файдалана. Аерата балаларга уңайлы», - ди мәдәният йорты директоры Марина Орлова. Биредә директор бүлмәсенә дә әле узган кыш кына ремонт ясаганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев