Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сабан туе яланында һәм балалар лагере территориясендә өмә узды

Узган атнаның шимбә көнендә, аязучан яңгырлы һава булуына карамастан, район Сабан туе уза торган Кызыл Байрак авылы яланында һәм тиздән үз ишекләрен ачачак Иске Дөреш балалар лагере территориясендә кызу өмә үткәрелде.

Хакимият һәм районның спорт, мәгариф өлкәләрендә эшләүчеләр, хезмәт костюмнарын эш киемнәренә, резин итекләргә алыштырып, кулга эш кораллары тотып, әлеге территорияләрне иске корыган агачлардан, үләннәрдән, чүпләрдән чистартты. Хәтта төшке ашны да алар шунда ук урында уздырды. Санитар икеайлык кысаларында Тукай районында төрле чаралар уза тора. Социаль объектларда уздырыла торган күмәк өмәләрдән кала, шулай ук җирле эшмәкәрләр дә үз территорияләрендә чистарту эшләре алып бара. Бакчачылык җәмгыятьләре дә, юлларның, трассаларның торышын тиешле дәрәҗәдә тотучы оешмалар да санитар икеайлыкта катнаша. Болардан кала, авыл җирлекләрендәге һәр хуҗалык та үз каралты-курасын, капка тирәләрен тәртипкә китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев