Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Рәхмәтле булыйк!» акциясенә син дә кушыл!

Бүген көндә тормышыбызга куркыныч пандемия килеп кергән чорда исән-сау йокыдан уянсаң, Аллаһка шөкер дип уйлап куясың. Кызганыч, коронавирус куркынычына әле дә ышанмаучылар бар. Ә бит табиблар, шәфкать туташлары үз тормышларын аямыйча авырулар гомере өчен көрәшә. Авыруларга беренче медицина ярдәме күрсәтүче фельдшерларга, хастаханәләрдә «кызыл зона»да эшләүче фидакарьләргә без рәхмәтле булырга тиеш. Барысы да беренче чиратта үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп хезмәт итә бүгенге көндә.

Бик җаваплы һәм бик куркыныч вакыт

Тукай үзәк хастаханәсе COVID-19 режимында өченче аен эшли. Баш табиб Галим Сабирҗанов «Без Кама буе төбәге районнарына хезмәт күрсәтәбез. Хастаханәне авыруларны кабул итәргә ныклап әзерләдек. Чөнки бу афәт белән гади шартларда көрәшеп булмый. Вирус йоктыручылар белән эшләү буенча аерым зона булдырылды. Беренче чиратта кадрлар җитмәү проблемасын чишәргә туры килде. Безгә ярдәмгә авыл фельдшерлары килде. Һәрберсенә кунакханә тибында ял итү өчен бүлмәләр бүлеп бирелде. Алар әлеге чорда 2 атна саен хастаханәдән чыкмый эшләү режимына күчтеләр. Смена 6 сәгать саен алышынып тора. Әлбәттә бик җаваплы һәм бик куркыныч вакыт,  шуңа да табибларга да, шәфкать туташларына да барлык уңайлыкларны тудырырга тырыштык», – дип сөйли хастаханәнең баш табибы Галим Сабирҗанов. Бу уңайдан баш табиб район башлыгы Фаил Камаевка рәхмәтле. «Бөтен сорауларны бергә хәл иттек», – ди ул.

Бер авыру да игътибарсыз калмый

Куады авылы фельдшеры Миләүшә Фәр-диева «кызыл» зонада эшләүче медицина хезмәткәрләренең берсе. «Миңа ничектер хәрби чорда эшлибездер кебек тоела. Бар булган тәҗрибәңне кулланып, бик оператив эш итәргә кирәк.  Өстебездә махсус костюмнар, авыз-борын томаланган, кулда перчатка. Смена башланганда махсус эшкәртеп, киендереп кертеп җибәрәләр, смена тәмамланып чыкканда да шулай. Ашханәдә һәрчак кайнар чәй, кайнар аш көтеп тора. Без авыруларның туганнары алдында җаваплы, шуңа безгә чирләргә, хәлсезләнергә ярамый. Бу яктан да безнең хастәханәдә эш тиешеннән югары дәрәҗәдә оештырылган. Ә халыкның безгә карата күрсәтелгән игътибары турында әйтәсе дә юк. Күчтәнәчләр алып киләләр, рәхмәт сүзләре яудыралар – күңелне күтәрәләр. Моны бит авырулар да сизә. Без алар савыксын өчен бөтен көчебезне куябыз. ‘Бу эштә үземнең психология белгечлегем бик кирәкте. Чөнки авыруны җиңү өчен үз-үзеңне кулга алырга кирәк», – ди фельдшер.

«Табибларга рәхмәт йөзеннән»

Әлбәттә, халык та медицина хезмәткәрләренең авыр шартларда эшләгә-нен күреп борчыла. Хәзер табибларга, шәфкать туташларына карата игътибар, хөрмәт тагын да артты. Ишетеп торабыз, табиблар арасында да үлем очраклары бик еш бит.
Безнең редакция «Рәх-мәтле булыйк» дигән акция игълан итте. Рәхмәт йөзеннән, кем ничек булдыра ала, табибларга, шәфкать туташларына ярдәм итик, аларның күңелләрен күтәрик. Тукай  үзәк хастәханәсенә изге күңелле кешеләр көн дә килә. Мисал өчен, Биклән авылыннан бертуган Рәфкать һәм Рәфис Билдановлар. Ярдәм йөзеннән хастаханәгә 15 кг үгез, 5 кг корбан ите һәм 15 кг кыяр илтте. «Әле мондый ярдәм күрсәтүләр соңгысы булмас», – ди Бильдановлар. Шулай ук Суровка территориаль үзидарә органы рәисе Резедә Шмелева ярдәм йөзеннән файдалы һәм диетик ризык саналган перепелка йомыркалары белән сөендерде табибларны.
Халык «Инә дә бүләк, дөя дә бүләк» ди. Фәкать чын йөрәктән булсын ул ярдәм. Табибларга ярдәм күрсәтергә теләүчеләр безнең редакциягә 70-17-58, 70-16-86 телефон номерлары буенча мөрәҗәгать итсен иде. Бу акциягә оешма, предприятие, хуҗалык җитәкчеләре дә кушыла ала. Сездән килгән  ярдәмне без матур итеп бергәләп илтеп ташырырбыз.  

/ Фото Миләүшә Фәрдиевадан алынды. 
/ Фото Рәфкать Билдановтан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев