Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«РИТЭК» чыршысы балаларга бик ошады

Дүшәмбе көнне «РИТЭК» акционерлык җәмгыятенең «ТатРИТЭКнефть» территориаль-җитештерү предприятиесе Тукай, Алабуга, Минзәлә, Менделеевск, Актаныш, Мамадыш районнары балалары өчен Яңа ел бәйрәме уздырды. Яр Чаллының балалар һәм яшьләр иҗат үзәгендә үткән бу чарада барысы 400 бала (100е - тукайлылар) катнашты. Бәйрәм башында балаларны «ТатРИТЭКнефть» территориаль-җитештерү предприятиесе директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Радик...

Дүшәмбе көнне «РИТЭК» акционерлык җәмгыятенең «ТатРИТЭКнефть» территориаль-җитештерү предприятиесе Тукай, Алабуга, Минзәлә, Менделеевск, Актаныш, Мамадыш районнары балалары өчен Яңа ел бәйрәме уздырды. Яр Чаллының балалар һәм яшьләр иҗат үзәгендә үткән бу чарада барысы 400 бала (100е - тукайлылар) катнашты. Бәйрәм башында балаларны «ТатРИТЭКнефть» территориаль-җитештерү предприятиесе директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Радик Батталов котлады, аннары Казаннан килгән артистлар тамашачыларга театральләштерелгән Яңа ел күренеше тәкъдим итте. Соңрак бәйрәм чыршы әйләнәсендә уеннар белән дәвам итте. Яңа ел иртәсенә килгән барлык балаларга Кыш бабай күчтәнәче бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев