РФ Җинаять Кодексының 290 һәм 291 маддәләре нигезендә, ришвәт бирүче җаваплылыкка тартыла. Ришвәт булып вазифаи затның шәхсән үзенең яки арадашчы аша кыйммәтле кәгазьләр яки башка милек алуы яисә кемнең дә булса вазифаи затка аларны бирүе, законсыз рәвештә вазифаи затка төрле хезмәтләр күрсәтелүе яки аның файдасына башка төрле эшләр башкарылуы исәпләнә....
РФ Җинаять Кодексының 290 һәм 291 маддәләре нигезендә, ришвәт бирүче җаваплылыкка тартыла. Ришвәт булып вазифаи затның шәхсән үзенең яки арадашчы аша кыйммәтле кәгазьләр яки башка милек алуы яисә кемнең дә булса вазифаи затка аларны бирүе, законсыз рәвештә вазифаи затка төрле хезмәтләр күрсәтелүе яки аның файдасына башка төрле эшләр башкарылуы исәпләнә.
Ришвәт биргән һәм алган өчен иң зур җәза - ришвәт күләмен 90 мәртәбә арттырып штраф түләтү яки билгеле бер вазифаларны биләү һәм билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнүне 3 елга тыеп һәм ришвәт күләмен 60 мәртәбә арттырып штраф түләтеп, 7дән 12 елга кадәр иректән мәхрүм итү.
РФ Җинаять Кодексының 291.1 маддәсе ришвәт биргәндә арадашчы ролен башкаручыларга да җаваплылык билгели. Мондый җинаятьне эшләгән кеше ришвәт күләмен 15тән 70 тапкырга кадәр арттырып штраф түләргә тиеш була. Шулай ук 25 меңнән алып 500 миллион сумга кадәр штраф түләтү каралган. Ике төрле җәзага да өстәп, хокук бозучы 3 ел дәвамында билгеле бер вазифаларны биләү һәм билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителә. Җаваплылыкның тагын бер төре - 7 елга кадәр иректән мәхрүм итү, шул ук вакытта ришвәт күләмен 10нан 60 тапкырга кадәр арттырып түләтү.
Моннан тыш, милеккә хокук алып үзенә, яки өченче затка файда ясау белән хокук бозулар да коррупцион характердагы җинаятьләргә керә, дип кисәтә район прокуроры урынбасары Марат Хәйруллин.
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
Нет комментариев