Район Эчке эшләр бүлегендә һәм җәзаларны үтәтү инспекциясендә исәптә торган, хөкем шартларын һәм тәртибен бозган гражданнарны ачыклау, аларга карата хокукый чаралар күрү, вакытында исәпкә кую максатыннан 20-24 март көннәрендә районда «Условник» дигән махсус чара үтте. Рейд вакытында җәзасы иректән мәхрүм ителү белән бәйле булмаган 101 кеше тикшерелде, 2 административ хокук...
Район Эчке эшләр бүлегендә һәм җәзаларны үтәтү инспекциясендә исәптә торган, хөкем шартларын һәм тәртибен бозган гражданнарны ачыклау, аларга карата хокукый чаралар күрү, вакытында исәпкә кую максатыннан 20-24 март көннәрендә районда «Условник» дигән махсус чара үтте. Рейд вакытында җәзасы иректән мәхрүм ителү белән бәйле булмаган 101 кеше тикшерелде, 2 административ хокук бозу ачыкланды, 3 кисәтү ясалды, 1 кеше иректән мәхрүм ителү урынына җибәрелде, дип хәбәр итә җәзаларны үтәтү инспекциясе башлыгы Альберт Гермес.
Нет комментариев